-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
15 март , 12:59

Бала тәрбияләүче хатын-кызларга хезмәт хакы түләмәкчеләр

Бу хакта Дәүләт думасында белдерделәр. Бу ничек башкарылачак?

Бала тәрбияләүче хатын-кызларга хезмәт хакы түләмәкчеләр
Бала тәрбияләүче хатын-кызларга хезмәт хакы түләмәкчеләр
«Гадел Русия» партиясе туучылар санын арттыру гына түгел, ә гаилә ярлылыгы проблемасын хәл итү өчен илдә әниләр өчен хезмәт хакы кертергә тәкъдим итте. Бу хакта "РИА Новости" партия лидеры Сергей Мироновка сылтама белән яза.

"Әйтик, әни эшли алмый яки эшләргә теләми, үз вакытын балаларына багышларга тели. Һәм бу очракта дәүләт ярдәм итәргә тиеш. "Гадел Русия" "ата-аналар хезмәт хакы" яки "әниләр өчен хезмәт хакы" кертергә тәкъдим итә", - дип аңлатты Миронов.

Депутат сүзләренчә, бу эшли алмаган әни өчен яшәү минимумы күләмендә айлык түләү булырга тиеш.

Фото: РИА Новости

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас