22 майдан федераль закон үз көченә керә, ул бердәм пособие билгеләү кагыйдәләрен үзгәртә. Элек керемнең минималь артуы да баш тартуга китерә иде.
Хәзер түләүне тагын бер елга озайтачаклар, әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме бер кешегә 18 541,6 сумнан артмаса. Пособие үзе 8175 сум тәшкил итәчәк.
Яңадан исәпләүне автомат рәвештә 963 гаилә өчен башкарачаклар, аларга 2026 елның гыйнварыннан зур булмаган арттыру аркасында пособие бирилмәгән булган. Кабат мөрәҗәгать итәргә кирәкми, белдерү шәхси кабинетка "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша киләчәк.
Фото: Башинформ