+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
6 апрель , 17:58

Ветераннарга өстәмә түләүләр булачак

Ул апрель пенсиясе белән бергә күчереләчәк. Ә күләме күпме?

Ветераннарга өстәмә түләүләр булачак
Ветераннарга өстәмә түләүләр булачак

Башкортстанда Бөек Ватан сугышы ветераннары быел да 9 майга түләүләр алачак. Акча апрель пенсияләре белән бергә түләнәчәк. Социаль фондның республика буенча бүлеге түләүләр күчерә башлады, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Быел төбәктә 68 ветеран 10 мең сум күләмендә түләү алачак. Акчалар банк счетларына яки почта бүлекчәләре аша апрель дәвамында пенсия белән бергә киләчәк. Бернинди гариза язарга кирәкми - түләүләр булган мәгълүматлар буенча автомат рәвештә билгеләнә.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас