- Хезмәт кешесен һәм һөнәргә гаилә мәхәббәтен данлаучы, «Кадрлар» гомумдәүләт проекты идеяләрен хуплаучы конкурс. Быел без аны бишенче тапкыр уздырабыз, һәм бу елларда гаиләнең яраткан һөнәре турында Башкортстанның 390нан артык хезмәт династиясе сөйләде, - диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова.
Конкурс ике этапта уздырыла һәм өч номинацияне үз эченә ала.
Сайлап алуны республика башкарма хакимияте органнары үткәрә. Катнашуга өч һәм аннан да күбрәк кешедән торган гаиләләр чакырыла, анда бер генә вәкил булса да Башкортстанда даими яшәргә һәм эшләргә тиеш. Династиянең бер өлкәдә гомум хезмәт стажы кимендә 30 ел булырга тиеш.
Катнашу өчен тиешле тармак министрлыгына яисә ведомствога гариза һәм документлар пакеты тапшырырга кирәк. Алдагы елларның җиңүчеләре һәм призерлары яңадан җиңүгә өч елдан соң гына дәгъва итә ала. Конкурсның финал этабы 10 августка кадәр тәмамланачак. Җиңүчеләр һәм призерлар сайлап алу этабы лидерлары арасыннан билгеләнәчәк.