+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
11 Апреля , 04:03

10 мең сумлык өстәмә түләү кемнәргә киләчәк?

Кайбер пенсионерларга майда өстәмә түләүләр киләчәк.

10 мең сумлык өстәмә түләү кемнәргә киләчәк?10 мең сумлык өстәмә түләү кемнәргә киләчәк?
10 мең сумлык өстәмә түләү кемнәргә киләчәк?

Русия Социаль фонды мәгълүматлары буенча, өлкән яшьтәге гражданнарның кайбер категорияләре Җиңү көненә пенсиясенә өстәмә түләү алачак. Түләү күләме 10 000 сум тәшкил итәчәк. Акчаларны 3 апрельдән күчерә башлаячаклар.

Акчаны барлык пенсионерлар да алалмаячак, ә Бөек Ватан сугышы елларындагы хәрби хәрәкәтләргә турыдан-туры катнашы булганнар гына алачак. Атап әйткәндә, 10 000 сум түләнәчәк:

* Бөек Ватан сугышы инвалидларына;
* Бөек Ватан сугышында катнашучыларга.

Русия Социаль фонды илтеп җиткерү графигын төгәлләштерә.

Акчаларны инде 3 апрельдән күчерә башлаганнар. Бу ел саен пенсионерлар Җиңү көне алдыннан ала торган түләү.

Фото: Зианчуровские Зори

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас