

Бу - ирләрнең бөтенесен (төрмәдә утыручы, эчкече, наркоман, традицион ориентациядә булмаганнарын һ.б.) дә кертеп санаганда. Шулар арасында нормальныйларын гына калдырсаң, бер иргә якынча 14 хатын-кыз туры килә. Ә шулай да бу сүзләр дөреслеккә ни дәрәҗәдә туры килә икән соң?
Соңгы елларда Русиядә үткәрелгән халык саны исәбен җыюдан күренүенчә, 1000 ир кешегә якынча 1156 хатын-кыз туры килә.
Ләкин яшьне исәпли башласаң, болай килеп чыга: 35 яшькә кадәр ир кешеләр күбрәк: 1000 ир кешегә 960 хатын-кыз туры килә. 35-40 яшьлекләр арасында 1000 ир кешегә 1027 хатын-кыз туры килә (хатын-кызлар саны күбрәк булып китә). Олыгая барган саен ир-егет белән хатын-кыз саны бик нык үзгәрә — 70 яшьлек кешеләр арасында 1000 иргә 2377 хатын туры килә башлый.
Әгәр төрмәдә утыручы, эчкече, традицион ориентациядә булмаган ирләрне санасаң, бер ир кешегә яшь чагында - 3-5 хатын, олыгая төшкәч - 7-9 хатын, картаймыш көнендә 10нан артык хатын туры килә дигән сүз.
Артык сайланучы туташларга уйланырга урын бар...
Фото: социаль челтәрдән.