Башкортстанда балалы гаиләләр төрле дәүләт ярдәмен алала. Шундый пособиеләрнең берсе - эшләмәүче гражданнарга яшь ярымга кадәр бала карау буенча түләү. Агымдагы елның 1 февраленнән әлеге пособие күләме, район коэффициентын исәпкә алып, 12 270,09 сум тәшкил итә.
Пособие билгеләү шартлары
Пособие мохтаҗлыкны бәяләү нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аны бердәм пособие белән бер үк вакытта алырга ярамый. Әгәр гаилә бердәм пособие ала икән, яшь ярымга кадәр бала карау буенча түләүгә гариза биргәндә, бердәм пособие туктатылачак.
Бердәм пособие түбәндәге күләмнәрдә билгеләнергә мөмкин:
Балага яшәү минимумының 50 проценты - 8 175 сум.
75 проценты - 12 262,5 сум.
100 проценты - 16 350 сум.
Русия Социаль фонды яшәү минимумының 100 процент күләмендә бердәм пособие алучы гаиләләргә яшь ярымга кадәр бала карау буенча түләүгә күчмәскә киңәш итә, чөнки бу азрак отышлы булырга мөмкин.
Фото: Зианчуровские Зори