+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
18 Мая , 09:48

Пенсия дөрес исәпләнгәнме-юкмы икәнен ничек тикшерергә?

Экспертлар берничә киңәшен җиткерде.

Пенсия дөрес исәпләнгәнме-юкмы икәнен ничек тикшерергә?Пенсия дөрес исәпләнгәнме-юкмы икәнен ничек тикшерергә?
Пенсия дөрес исәпләнгәнме-юкмы икәнен ничек тикшерергә?

Юрист һәм Русия юристлары ассоциациясе эксперты Тимур Фәезов пенсияне исәпләүнең дөреслеген мөстәкыйль рәвештә ничек тикшерергә һәм хаталар ачыкланса, нишләргә икәнен сөйләде. Аның сүзләренчә, исәпләүләрдә төгәлсезлекләр еш очрый, бигрәк тә сүз исәпкә алынмаган стаж, 90нчы еллардагы эш, Төньяк өстәмәләр турында барса.

Пенсияне тикшерү өчен инструкция:

* Шәхси счеттан өземтә сорагыз. Моны "Дәүләт хезмәтләре" порталы, МФЦ яки турыдан-туры Русия Социаль фондында эшләргә мөмкин. Өземтәдә стаж, страховка кертемнәре һәм тупланган пенсия баллары турындагы барлык мәгълүматлар чагылдырыла.
* Мәгълүматларны игътибар белән өйрәнегез:
* Эшнең барлык чорлары исәпкә алынганмы икәнен карагыз;
*Армиядә хезмәт итү, бала яки инвалид карау исәпкә кертелгәнме икәнен тикшерегез;
* Район коэффициентлары һәм ташламалы стаж дөрес кулланылганмы икәнен ачыклагыз.

Хаталар тапсагыз - өстәрәк язылган хезмәтләргә мөрәҗәгать итегез. Пенсияне яңадан исәпләү турында гариза бирегез һәм раслаучы документларны: хезмәт кенәгәсен, архив белешмәләрен, хезмәт хакы турында белешмәләрне теркәгез.

- Пенсия бәхәсләре буенча судлар еш кына гражданнар ягына баса. Русия Югары суды берничә мәртәбә: әгәр стаж документлар белән расланган икән, аны электрон базада мәгълүмат булмаса да исәпкә алырга тиешләр, дип ассызыклады», — дип билгеләп үтте Тимур Фәезов.

Фото: Зианчуровские Зори

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас