+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
1 Июня , 07:10

Такси хезмәте ташламалар вәгъдә итә

Уфаның күпбалалы гаиләләре Яндекс.Таксида йөрүгә ташламадан файдалана алачак.

Такси хезмәте ташламалар вәгъдә итәТакси хезмәте ташламалар вәгъдә итә
Такси хезмәте ташламалар вәгъдә итә
Балаларны яклау көнендә Яндекс.Такси Уфада һәм Уфа районында күпбалалы гаиләләр өчен пилот проектын башлап җибәрә. Катнашучылар ике ай дәвамында «Детский» һәм «Эконом» тарифлары буенча сәфәрләргә ташламалар ала алачак.

- Социаль җаваплылыкның бизнес өчен нормага әйләнүенә без бик шат. Яндекс.Такси инде алтынчы ел республикабызда Бөек Ватан сугышы ветераннарын бушлай йөртү буенча социаль проектны уңышлы тормышка ашыра. Һәм күпбалалы гаиләләр өчен яңа бонус системасы аларга ярдәм булачак. Исегезгә төшерәм, Башкортстанда меңләп оешма балалы гаиләләргә төрле товарларга һәм хезмәтләргә ташламалар бирә. Акцияләр һәм ташламаларның интерактив картасы Башкортстанның гаилә порталында урнаштырылган, - диде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова.

Программада катнашу өчен гаиләләргә проектның партнеры булган Башкортстан халкына социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
● Уфа халкы өчен: Революционная ур., 54; Черниковка ур., 43;
- Уфа районында яшәүчеләр өчен: Рихард Зорге ур., 9/3;
● тутырылган гаризаны электрон почтага җибәреп, дистанцион рәвештә:
- Уфа өчен (Уфа шәһәре филиалы): SZ_Ufa@bashkortostan.ru
- Уфа районы өчен (Уфа районы филиалы): SZ_Ufr@bashkortostan.ru

Проектта катнашуга һәм шәхси мәгълүматларны тапшыруга ризалык бирү турындагы гариза бланкы сылтама буенча мөмкин https://rcspn.bashkortostan.ru/activity/57170/

Шулай ук бушлай 8-800-100-00-01 телефоны буенча консультация алырга мөмкин (Бердәм элемтә үзәге).

Катнашучылар Яндекс Go кушымтасында йөрү өчен 30% ташламага вакытлы промокодлар алачак.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас