+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
2 Июня , 08:36

Пенсияләр арта

Кемнәрнеке?

Пенсияләр артаПенсияләр арта
Пенсияләр арта

1 июньнән Русиядә берничә категория гражданнар өчен пенсияләр күләме артачак. Бу хакта "РИА Новости"га Дәүләт думасы депутаты Алексей Говырин хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, июньдә өстәмәне автомат рәвештә май аенда 80 яшь тулган пенсионерлар алачак. Шулай ук арттырылган пенсияне беренче тапкыр инвалидлыкның I төркеме билгеләнүчеләргә дә күчерәчәкләр. Бу категорияләргә иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү 9 584,69 сумнан 19 169,38 сумга кадәр икеләтә арта. Тулаем алганда, аларга өстәмә түләү 11 мең сумга якын булачак.

Моннан тыш, май аенда хезмәткә сәләтсез тәрбияләнүчеләр (балалар, 23 яшькә кадәрге студентлар һ.б.) барлыкка килгән пенсионерларның пенсияләрен яңадан санап чыгачаклар. Аларның һәркайсы өчен 3 194,90 сум күләмендә өстәмә түләү каралган (билгеләнгән түләүнең өчтән бере).

Шулай ук билгеле бер һөнәрләрдә (һөнәрләре һәм вазыйфалары Русия Хөкүмәте исемлегендә күрсәтелгән) 30 ел стажы булган эшләмәүче авыл халкы да күтәрелүгә исәп тота ала. Аларның теркәлгән түләүләре 25 процентка арта. 2026 елда ул 2 396,17 сум тәшкил итә. Әмма стаж турында мәгълүматлар Социаль фонд системасында булган очракта гына өстәмә булачак. Әгәр системада мәгълүмат юк икән, ведомствога хезмәт кенәгәсе һәм архив белешмәләре белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас