+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
7 Июня , 06:32

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта

Күпмегә?

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта
1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта
Русиядә эшләүче пенсионерларны 1 августтан еллык страховка пенсияләрен яңадан исәпләү көтә. Бу хакта Дәүләт думасы депутаты Светлана Бессараб "РИА Новости"га хәбәр итте.

- Ел саен 1 августта эшләүче пенсионерларның пенсиясе индексацияләнә. Агымдагы елда да 1 августта узган елда эшләгән пенсионерларның пенсиясе индексланачак, – дип белдергән ул.

Светлана Бессараб асызыклап узуынча, түләүләрнең артуы эшләгән пенсия баллары нигезендә исәпләнәчәк. Әмма өстәмә күләме фактта тупланган коэффициентларга бәйсез рәвештә өч индивидуаль пенсия коэффициенты белән чикләнә.

Фото: Башинформ
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас