+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
9 Июня , 13:15

"Игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт!"

Бүген «Башкортостан» дәүләт концертлар залында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров котлады.

"Игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт!""Игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт!"
"Игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт!"
"Халыкны социаль яклау системасы — кешеләргә иң якын системаларның берсе. Сезнең эшегез тулы фидакарьлек, зур сабырлык, шәфкатьлелек таләп итә. Сез бу сыйфатларга тулысынча ия. Игелекле хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт!

Бүген Башкортстанда миллионнан артык кеше яки һәр дүртенче кеше социаль ярдәм ала. Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы системасында гына да 11,5 меңгә якын белгеч эшли. Безнең күп кенә хезмәтләр тәүлек буе ялларсыз эшли. Бездә социаль учреждениеләрнең күпфункцияле челтәре булдырылды. "Гаилә“, "Озак һәм актив тормыш“, "Кадрлар“ гомумдәүләт проектлары, лаеклы тормыш өчен шартлар тудыручы төбәк программалары уңышлы гамәлгә ашырыла", — дип билгеләде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы ассызыклаганча, республика тормыш сыйфатының дәүләт рейтингындагы позицияләрен җитди яхшырта алды. Биш ел эчендә без 40нчы урыннан 9нчы урынга күтәрелдек. Социаль ятимлекне киметү буенча төбәкләрнең топ-20 рейтингына кердек. Биш ел эчендә ятимнәр саны 19%ка кимегән.

Ул искәрткәнчә, быел дәүләт мәшгульлек хезмәтенә нигез салынуга 35 ел тула. Бу еллар эчендә ул җитди үсеш юлын узды. Республикада гомум эшсезлек дәрәҗәсен соңгы 30 елда рекордлы түбән күрсәткечләргә кадәр киметүгә ирешелде.

Бүген республикада 55 яңартылган «Русия эше» кадрлар үзәге эшли. Алар эшкә урнашу вакытын өчтән бергә кыскарттылар.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас