+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
10 Июня , 07:00

Яңа төр түләү гамәлдә

1 июньнән Башкортстанда ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә ел саен бирелүче түләүләр алуга гаризалар кабул ителә башлады. Аны билгеләү шартлары, кемнәрнең мондый ярдәмгә дәгъва итә алуы турында “Молодежная газета”га Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе җитәкчесе Фәнил Вахитов сөйләде.

Яңа төр түләү гамәлдәЯңа төр түләү гамәлдә
Яңа төр түләү гамәлдә
  • Яңа түләү турында республикада яшәүчеләргә нәрсәләрне белү зарур?

– Яңа түләүгә 18 яшькә яисә 23 яшькә кадәр ике яисә аннан күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр дәгъва итә ала.Түләү юллап ата һәм ананың һәрберсе мөрәҗәгать итә ала.

Ярдәм чарасы аз керемле гаиләләргә узган ел өчен түләнгән физик берәмлекләр керемнәренә салымның бер өлешен ел саен компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Ягъни, түләү юллап мөрәҗәгать иткәндә узган ел өчен НДФЛ түләнгән булырга тиеш.

– Аз керем күрсәткече ничек билгеләнә?

– Гаризаны агымдагы елда тапшырганда гаиләнең узган елның гыйнварыннан декабренә кадәр булган керемнәре исәпкә алыначак. Түләүгә гаиләнең уртача кереме узган елда республикада җан башына исәпләнгән яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артмаган (23673 сум) гаиләләр дәгъва итә ала.

Әмма бу түләүгә мохтаҗ булуны билгеләүче бердәнбер күрсәткеч түгел. Түләүне билгеләгәндә, бердәм пособиегә хокукны исәпләгәндәге кебек, милеккә комплекслы бәя биреләчәк. Күпләргә бердәм пособие билгеләү шартлары таныш. Болар:

– гаиләнең мәйданы төрле булган бер яисә берничә фатиры булырга мөмкин, әмма гаиләнең һәр әгъзасына торак мәйданы 24 квадрат метрдан артмаска тиеш;

– әгәр милектә бер генә йорт булса, аның мәйданы төрле булырга мөмкин, ә берничә йорт булса, гаиләнең һәр әгъзасына торак мәйданы 40 квадрат метрдан артмаска тиеш;

– гаиләдә бер автомобильдән артмаска тиеш, ә гаилә күпбалалы булса, яки гаилә әгъзасының берәрсе инвалид  булганда, яисә автомобиль ярдәм чарасы буларак алынганда — ике. Шартлар белән тулырак Русия Социаль фонды сайтында танышырга мөмкин.

– Гаризаларны тикшергәндә нинди керемнәр исәпкә алыначак?

– Узган ел өчен барлык рәсми керемнәр исәпкә алыначак. Аларга хезмәт хакы, пенсияләр, стипендияләр, алиментлар, гражданлык-хокук килешүе, авторлык заказы килешүе буенча хезмәт күрсәтүдән кергән керемнәр, эшкуарлык эшчәнлегеннән, милек сатудан кергән керемнәр, шулай ук банклардагы вкладлар буенча процентлар һ. б. керә.

– Түләүнең күләме нинди?

 – Түләүнең күләме һәркем өчен аерым билгеләнә. Ул узган елда түләнгән НДФЛга һәм шул ук керемнән 6 процент ставка белән исәпләнгән суммага бәйле. Шундый мисал китерәм. Мәсәлән, узган ел ана кеше өчен 600 мең сум керем суммасыннан 78 мең сум күләмендә НДФЛ (13 процент) түләнгән. НДФЛны 6 процент ставкасы буенча исәплиләр һәм 36 мең сум килеп чыга. Гаиләнең керемнәрен һәм милкен комплекслы бәяләгәннән соң, ата-ана 42 мең сум (78 мең – 36 мең = 42 мең) алачак.

– Әлеге түләү кемнәргә каралмаган?

– Әгәр кешенең исәп чорында физик берәмлекләр кеременә салым түләнгән кереме булмаса, түләү башкарылмаячак.

Әгәр гаиләдә көндезге бүлектә укучы 18 яисә 23 яшькә кадәр 2 бала тәрбияләнми икән, шулай ук гаиләнең уртача кереме җан башына яшәү минимумы күләменнән 1,5 тапкырга арта икән – түләү шулай ук бирелми.

Мөрәҗәгать итүченең алимент буенча бурычлары булса, ул ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителсә яисә аларда чикләнсә дә, түләүләр бирелмәячәк.

Моннан тыш, түләү алу өчен ата-аналар һәм аларның балалары Русия Федерациясе гражданнары булырга һәм илебез территориясендә даими яшәргә тиеш.

– Ата-аналарның берсе Русия гражданы булмаган очракта, гаилә түләүгә дәгъва итә аламы?

– Гражданлык, мөрәҗәгать итүченең балалары саны һәм кагыйдәләрдә каралган башка шартларның үтәлеше хәлиткеч әһәмияткә ия.Әгәр ата-ананың берсе һәм аның балалары (кимендә 2) Русия гражданнары булса, ул, икенче ата-ананың гражданлыгы нинди булуга карамастан, ярдәм чарасы билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә ала.

– Түләү алу хокукы гаилә хәленә бәйлеме, мәсәлән, әгәр ата-ана рәсми рәвештә аерылышкан икән?

– Юк, барлык шартлар да үтәлә икән, ата-аналарның никахта булу-булмавы һәм балаларның кем белән яшәве түләү алу хокукына йогынты ясамый.

Шуны да әйтергә кирәк, ике балалы гаиләдә, аларның әтиләре төрле булган очракта, гаилә башлыгы түләүне рәсмиләштерә алмый (әгәр аның бер генә баласы булса). Түләү алу хокукы гаиләдәге түгел, ә тәгаен ата-ананың балалары санына бәйле.

–Декрет ялында булу сәбәпле, узган елда кереме булмаган ана түләүгә дәгъва итә аламы?

– Билгеләп үтүемчә, төп шарт – түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән елдан алдагы ел өчен НДФЛ түләнгән булу. Хатын-кыз узган елда эшләмәгән, аның керемнәреннән НДФЛ түләнмәгән икән, димәк, аның 2026 елда түләү алу хокукы булмаячак.

Әгәр, мәсәлән, узган елда күпмедер вакыт эшләгән, ә аннары йөклелек һәм бала тудыру буенча ялга киткән икән, ул мөрәҗәгать итә ала. Законда эшләгән айлар саны буенча чикләүләр каралмаган. Ата-аналар эшләгән вакыт өчен түләү алала.

– Пенсионерлар әлеге ярдәм чарасына исәп тота аламы?

– Әйе. Пенсионер статусы түләүне рәсмиләштерү мөмкинлегенә йогынты ясамый. Әгәр ата-ана 18 яисә 23 яшькә кадәр ике һәм аннан да күбрәк бала (алар көндезге бүлектә укый икән) тәрбияләүче эшләүче пенсионер һәм үз керемнәреннән НДФЛ түләгән икән, барлык шартларны үтәгәндә, түләүгә исәп тота ала.

– Гаризаны кайчан тапшырырга мөмкин?

– Ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар өчен түләү елына бер тапкыр бирелә. Түләү билгеләүне юллап агымдагы елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре, Күпфункцияле үзәкләр яисә Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гариза 10 эш көне эчендә тикшерелеп, тиешле карар кабул ителә, тикшерү 30 көнгә кадәр озайтылырга мөмкин. Билгеләнгәннән соң түләү 5 эш көне эчендә керәчәк.

– Сораулар белән халыкка кайда мөрәҗәгать итәргә?

– Гражданнар бердәм элемтә үзәгенә 8-800-100-00-01 телефоны буенча шалтыратып, Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе белгечләренә мөрәҗәгать итә ала. Шалтырату бушлай, эш көннәре дүшәмбе-пәнҗешәмбе – 9:00-18:00 сәгатьләрдә, җомга 9:00-16:45 сәгатьләрдә. Мәгълүмат белән Русия Социаль фонды сайтында танышырга була, шулай ук без социаль челтәрләрдәге рәсми битләребезне дә актив алып барабыз.

 Фото Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлекчәсеннән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас