13 июньдә Уфа хосписында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Социаль үзгәрешләр буенча киңәшчеләр институты» белем бирү программасының «Психоневрология һәм балалар интернат йортларында тормышны нормальләштерү» курсының беренче модулендә катнашучылар белән очрашты. Аны Халык фронтының «Кайгырту төбәге» проекты кысаларында гамәлгә ашыралар. Башлангычның кураторы — «Вера» хосписларына ярдәм итү хәйрия фондын гамәлгә куючы һәм директоры Нюта Федермессер. Чарага илнең төрле төбәкләреннән белгечләр килгән.
Уку вакытында социаль ярдәмне заманча оештыру, яшәү һәм эшкә урнашу мәсьәләләре, менталь үзенчәлекләре булган кешеләрне социальләштерү мәсьәләләре карала, шулай ук социаль учреждениеләрне үстерү проектларын эшлиләр.
Курста катнашучылар белән аралашу алдыннан Радий Хәбиров хоспис территориясен карап чыкты, тәрбияләнүчеләр, шулай ук учреждение персоналы белән аралашты.
Очрашуны ачып, Нюта Федермессер Башкортстанда социаль өлкә үсешенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм ни өчен оештыручыларның программаның старт модулен нәкъ менә Уфада уздыруларын аңлатты.
– Республикада фикердәшләрнең бик көчле командасы формалашкан, - диде Нюта Федермессер. — Моннан тыш, Уфа хосписы — ул бөтен илдәге коллегаларга нәтиҗәле эш һәм кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт үрнәге буларак күрсәтергә теләгән проект.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, мондый программаларының төп бурычы инфраструктураны үстерү белән беррәттән социаль учреждениеләрнең эш механизмнарын камилләштерү.
— Заманча бина төзү яки аны җиһазлау гына җитми. Эшне дөрес оештыру бик мөһим. Кешеләргә ярдәм сыйфаты нәкъ менә шуңа бәйле, — дип билгеләде Радий Хәбиров. — Шуңа күрә сез монда фикер алышкан тәҗрибә бик кызыклы. Даими рәвештә яңа карарлар эзләргә һәм социаль өлкәдә эшне камилләштерергә кирәк.
Фото: glavarb.ru