+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
2 Июля , 05:26

Июльдә кайбер категория гражданнарның түләүләре арта

Кемнәрнеке артачак?

Июльдә кайбер категория гражданнарның түләүләре артаИюльдә кайбер категория гражданнарның түләүләре арта
Июльдә кайбер категория гражданнарның түләүләре арта

1 июльдән Русиянең кайбер категория гражданнары өчен социаль түләүләр артачак. Июнь аенда хокукы барлыкка килгән кешеләргә. Бу хакта ТАСС Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякинага сылтама белән хәбәр итә.

Аерым алганда, сүз беренче тапкыр I төркем инвалидлыгы билгеләнгән кешеләр турында бара. Алар пенсиягә билгеләнгән теркәлгән түләүнең ике тапкыр арттырылган күләмен алачак. Әгәр өстәмә түләү моңа кадәр инде билгеләнгән булса, кабаттан өстәмә түләү каралмый.

Тәрбиясендә 18 яшькә кадәрге балалары яки 23 яшькә кадәр көндезге бүлектә белем алучы студентлары булган пенсионерларга да өстәмә түләү каралган. Бу очракта пенсиянең теркәлгән өлеше тәрбиясендәге кешеләр санына карап артачак.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 30 ел хезмәт куйган пенсионерлар пенсиянең теркәлгән өлешенә 25 процент күләмендә өстәмә түләү алырга хокуклы. Әгәр бу өстәмә элек билгеләнмәгән булса, Русия Социаль фондына гариза бирергә кирәк.

Июль башына кадәр 80 яшь тулган пенсионерларга өстәмә түләү автомат рәвештә, гариза тапшырмыйча билгеләнәчәк. Быел пенсиянең теркәлгән өлеше 9 584,69 сум тәшкил итә. 80 яшь тулгач, ул ике тапкырга арта, өстәвенә карау өчен 1 413,86 сум күләмендә өстәмә түләү дә билгеләнә. Шулай итеп, айлык өстәмә түләүнең гомуми күләме якынча 11 мең сум тәшкил итәчәк. Аерым төбәкләрдә район коэффициентларын исәпкә алып, бу сумма үзгәрергә мөмкин.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас