+21 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
5 Июля , 06:38

1 августтан пенсияләр арта

Бу яңалык эшләүче пенсионерларны сөендерәчәк.

1 августтан пенсияләр арта1 августтан пенсияләр арта
1 августтан пенсияләр арта
Агымдагы елның 1 августыннан эшләүче пенсионерларның пенсияләре 2025 ел өчен түләнгән иминият взносларын исәпкә алып яңадан исәпләнәчәк. Өстәмә түләү күләме һәр кеше өчен аерым билгеләнә, ул тупланган пенсия коэффициентларына (ИПК), хезмәт стажына һәм кеременә бәйле. Әмма өстәмә күләме закон буенча 3 ИПКдан артык була алмый. Хәзерге вакытта бер пенсия коэффициентының бәясе 156,76 сум тәшкил иткәнгә, айлык максималь өстәмә 470,28 сум булачак, дип аңлаталар белгечләр.

Август аеннан пенсияләре яңадан исәпләү өчен нигез барлыкка килгән пенсионерлар да өстәмә акча алачак. Әгәр пенсионерга июль аенда 80 яшь тулган булса, аның иминият пенсиясенең төп (теркәлгән) өлеше ике тапкырга артачак: 9 584,69 сум урынына 19 169,38 сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, карау өчен ай саен 1 413,86 сум күләмендә өстәмә түләү дә билгеләнәчәк. Шундый ук тәртип I төркем инвалидлыгы билгеләнгән кешеләргә дә кагыла — аларның да пенсияләрендәге теркәлгән түләү ике тапкырга арттырылачак.

Фото: Электрогазета

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас