Алар инвалидларга, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалид балалы гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтә. Бу хакта республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова төбәк җитәкчесе Радий Хәбировның атналык оператив киңәшмәсендә хәбәр итте.
Социаль хезмәт күрсәтүнең дәүләтнеке булмаган секторы шул исәптән республика бюджетыннан субсидияләр хисабына финансланучы 54 автоном коммерциягә карамаган оешмадан тора. Ел саен аларның хезмәтләрен өйдә 30 меңгә якын кеше ала.
– «Өлкән буын» Федераль проекты ярдәмендә 2023 елдан башлап республикада сынау режимында озак вакытлы карау технологияләрен кертәбез. Проектка старттан ук дәүләтнеке булмаган 28 оешма кушылды, алар 34 муниципалитетта эшли һәм республиканың 900дән артык кешесенә ярдәм итә, – дип өстәде Ольга Кабанова.
Шулай ук дәүләтнеке булмаган социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәт күрсәтүчеләр арасында 100дән артык шәхси тернәкләндерү һәм медицина үзәге, коммерциягә карамаган оешмалар һәм шифаханәләр бар. Алар инвалидларны адреслы социаль сертификатлар буенча реабилитацияли.
Моннан тыш, республикада дәүләти-хосусый партнерлык һәм концессион килешүләр кысаларында ачылган биш шәхси пансионат эшли.
- Сентябрьдә Кушнаренко районында 70 урынлык алтынчы пансионатны эшләтеп җибәрәбез. Күгәрчен районында 55 урынга исәпләнгән учреждение проекты эшләнә, - дип билгеләп үтте министр.
Башкортстан Башлыгы стационар социаль ярдәм күрсәтүнең сыйфатына контрольне көчәйтергә кушты.
- Хезмәттәшләрегез белән пансионатларга барыгыз, анда ниләр барганын карагыз. Шулай ук мин сездән яңа карарлар көтәм – республикага тагын 10-15 шундый учреждение кирәк, – диде Радий Хәбиров.
Фото: башинформ.