+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
15 июль , 08:36

Пенсионерлар нинди салым ташламаларына дәгъва итә ала?

Бу мәгълүматны һәр пенсионер белергә тиеш.

Пенсионерлар нинди салым ташламаларына дәгъва итә ала?Пенсионерлар нинди салым ташламаларына дәгъва итә ала?
Пенсионерлар нинди салым ташламаларына дәгъва итә ала?
Пенсионерлар өчен берничә мөһим салым ташламасы каралган. Шунысы кызганыч, күпләр аларның барысын да белми дә. Русия Финанс министрлыгы пенсионерларга нинди ташламалардан файдаланырга мөмкин булуын искә төшерде. Бу хакта «Комсомольская правда» басмасы хәбәр итә.

1) Пенсионерларныж йорт, фатир, гараж яки машина кую урыны өчен милек салымын түләмәскә хокукы бар. Әмма ташлама һәр төрдәге бер генә объектка кагыла. Әйтик, ике фатир булса, аларның берсе өчен генә салым түләнми.

2) Бер җир кишәрлегенең 6 сутыена кадәр салым исәпләнми. Әгәр җир зуррак булса, салым бары тик артык мәйдан өчен генә алыначак.

3) Пенсиягә һәм аларга билгеләнгән социаль өстәмәләргә физик берәмлекләр кеременә салым (НДФЛ) салынмый.

Бу алымнарны белгән очракта күп кенә акчаны янда калдырырга мөмкин.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас