2026 елның 1 сентябреннән башлап гаиләдә икенче һәм аннан соңгы бала (туу яки уллыкка алу очрагында) барлыкка килгәндә, гаиләләргә кредитлар буенча түләүләрне 18 айга кадәр вакытка туктатып тору яки аларның күләмен киметү хокукы биреләчәк. Бу хактагы яхшы яңалык белән РИА «Новости» агентлыгына Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Александр Аксененко уртаклашкан. Аның фикеренчә, мондый чара гаиләләргә авыр чорда финанс йөкләнешен киметергә ярдәм итәчәк. Шулай ук бу кредит түләүләре буенча вакытында түләмәүләр барлыкка килүне булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.
Русия парламенты депутаты хәбәр иткәнчә, законның яңа нормалары 2026 елның 1 сентябренә кадәр төзелгән кредит килешүләренә дә кагылачак. Ул ипотека каникулларының бурычны гамәлдән чыгару түгеллеген ассызыклаган. Ташламалы чор тәмамланганнан соң, кредит түләүчегә яңадан исәпләнгән түләү графигы тәкъдим ителәчәк. Әгәр гаиләнең финанс хәле яхшырса, алар кредиторга бу хакта хәбәр итеп, ипотека каникулларын вакытыннан алда туктата алачак.
Парламентарий фикеренчә, гаиләдә икенче яки аннан соңгы бала туу белән чыгымнар кискен арта, ә керемнәр кайчак вакытлыча кими, чөнки ата-аналарның берсе бала карау буенча ялда була. Шул ук вакытта ипотека кредиты буенча айлык түләү еш кына гаилә бюджетының иң зур чыгым маддәләренең берсе булып тора.
Хәзерге вакытта икенче бала туганда, әгәр заемчының керемнәре 20 проценттан күбрәккә кимесә һәм кредит буенча түләүләргә киткән чыгымнар аның уртача айлык кеременең 40 процентыннан артып китсә, ул ипотека буенча алты айлык кредит каникуллары алу хокукына ия.
Фото: Электрогазета