+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
29 Июля , 07:50

Һөнәр осталары билгеләнде

Башкортстан Республикасында «Токарь», «Фрезерлаучы» һәм «Программа идарәле станоклар операторы» номинацияләре буенча «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы тәмамланды.

Һөнәр осталары билгеләндеҺөнәр осталары билгеләнде
Һөнәр осталары билгеләнде
"Һөнәре буенча иң яхшысы" Бөтенрусия конкурсы «Кадрлар» гомумдәүләт проектының «Хезмәт кешесе» федераль проекты кысаларында Русия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Аның төп максаты - эшче һөнәрләренең абруен күтәрү, һөнәри компетенцияләрне үстерү һәм иң яхшы белгечләргә ярдәм итү.

Иң яхшы белгечләр исеме өчен республиканың алдынгы сәнәгать предприятиеләре – «КумАПП», «Метта компаниясе», «УТЗ», «ОДК-УМПО» , «Химремонт» , «Ойлтиммаш» , «Прогресс «БПО» , «завод Бурсервис» предприятиеләре һәм башка оешмалар вәкилләре көрәште.

Конкурс сынаулары Уфада «Бурсервис заводы» базасында узды һәм теоретик һәм практик этапларны үз эченә алды. Катнашучылар һөнәри белемнәрен, заманча җиһазлар белән эшләү күнекмәләрен һәм җитештерү биремнәрен үтәүнең сыйфатын күрсәтте.

Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Валерий Галиев билгеләп үткәнчә, конкурс төбәк сәнәгатенең кадрлар потенциалын үстерү өчен мөһим мәйданчык булып тора.

- Эшче һөнәрләре Башкортстанның сәнәгать үсешенең нигезе булып тора. Бүген предприятиеләргә заманча технологияләргә ия булган һәм җитештерү бурычларын хәл итәргә әзер югары квалификацияле белгечләр кирәк. «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы тармакның иң көчле вәкилләрен ачыкларга, эшче һөнәрләренең абруен күтәрергә һәм предприятиеләр өчен кадрлар резервы булдырырга мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады Валерий Галиев.

Конкурс йомгаклары буенча «Токарь» номинациясендә Виктор Яншаев («Завод Бурсервис») җиңүче дип танылды. Программа белән идарә ителә торган станокларның иң яхшы операторы Станислав Медведев булды («Уфа турбина заводы»), ә «Фрезерлаучы» номинациясендә Николай Потапов («КумАПП») җиңү яулады. Төбәк этабында җиңүчеләр Башкортстан Республикасын конкурсның федераль этабында тәкъдим итәчәк.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас