+13 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
11 август , 17:30

Сентябрьдә кемнәр икеләтә пенсия алачак?

Бу хакта Русия социаль фондында белдерделәр.

Сентябрьдә кемнәр икеләтә пенсия алачак?Сентябрьдә кемнәр икеләтә пенсия алачак?
Сентябрьдә кемнәр икеләтә пенсия алачак?
Кайбер гражданнар 2026 елның сентябрендә берьюлы ике пенсия алачак. Алар арасында очучы-сынаучылар һәм космонавтлар да бар.

Халыкның финанс грамоталылыгын арттыру программасының Президент академиясе каршындагы федераль методик үзәге директоры Нина Гукасова билгеләп үткәнчә, берьюлы ике пенсия алу хокукы хәрби пенсионерларга һәм хезмәттән азат ителгәннән соң гражданлык оешмаларына эшкә урнашкан элекке көч структуралары хезмәткәрләренә, шулай ук космонавтларга, очучы-сынаучыларга һәм хәрби травма нәтиҗәсендә инвалид булып калган гражданнарга саклана, дип яза РИА Новости.

Хәрби травма нәтиҗәсендә инвалид булып калган русиялеләргә дәүләт пенсиясе каралган. Икенче түләүне алар картлык буенча пенсиягә чыкканнан соң, шул исәптән вакытыннан алда (гадәти сроктан биш елга иртәрәк), алырга хокуклы.

Әгәр алар моңа кадәр Социаль фондка мөрәҗәгать итмәгән булса, сентябрь аенда түләү алу өчен айның беренче көннәрендә тиешле гариза тапшырырга кирәк.
 
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: Горобзор.ру

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас