+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
19 Августа , 09:24

1 сентябрьдән пенсияләр арта

Кемнәрнеке?

1 сентябрьдән пенсияләр арта1 сентябрьдән пенсияләр арта
1 сентябрьдән пенсияләр арта
Агымдагы елның сентябрендә кайбер пенсионерлар түләүләргә өстәмә алалачак. Алучыларның төп категорияләрен карап чыгыйк.

Классик очрак — яшь чигенә җитү. 80 яшькә җиткәч, Русия гражданнарының пенсиясенең билгеләнгән өлеше икеләтә арта: өстәмә түләү 9 584,69 сум тәшкил итәчәк, гомум сумма - 19 169,38 сум. Кабат исәпләү автомат рәвештә туган көннән соң килгән айдан башкарыла. Әйтик, 80 яшь август аенда тулган булса, өстәмә түләү инде сентябрьдән башланачак.

1 сентябрьдән, яшькә бәйле ташламалардан тыш, шундый ук билгеләнгән өлешне икеләтә арттыру (19 169,38 сумга кадәр) август аенда I төркем инвалидлыгы билгеләнгән гражданнар өчен дә каралган.

Моннан тыш, сентябрьдән хезмәт эшчәнлеген август аенда тәмамлаган гражданнарның пенсияләре дә яңадан исәпләнәчәк. Сентябрьдән башлап аларга эшләгән вакытта үткәрелмәгән индексацияләр исәпкә алыначак, һәм пенсияләре артачак.

Фото:и Электрогазета сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас