"Бүген Башкортстанда торакка мохтаҗ 7835 ятим бала исәптә тора, 5346сының торак алуга хокуклары җиткән. СВОда катнашучы ятим балаларга аерым игътибар бирелә. Алар өчен чираттан тыш фатир яки торак сертификаты алу хокукы гамәлдә. Инде 225 кеше бу мөмкинлектән файдаланды, шуларның 32се - быел", - дип язды Назаров үзенең социаль челтәрләрендә.
Төбәк Министрлар кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, торакка акчалар Зианчура, Калтасы, Кырмыскалы, Федоровка, Бүздәк һәм Күгәрчен районнарында, шулай ук Нефтекама һәм Сибайда тулысынча контрактланган.
"Башкалар үрнәк алырга тиешле яхшы практика. Барлык районнарга һәм шәһәрләргә 1 декабрьгә кадәр бүленгән акчаларны 100% ка үзләштерүне тәэмин итәргә куштым. Төзелеш һәм архитектура министрлыгы бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга тиеш", - дип ассызыклады Андрей Назаров.