+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
27 Августа , 15:15

1 сентябрьдән кибетләрдә яңача түләячәкбез...

Гади акчаны кабул итмәячәкләрме?

1 сентябрьдән кибетләрдә яңача түләячәкбез...1 сентябрьдән кибетләрдә яңача түләячәкбез...
1 сентябрьдән кибетләрдә яңача түләячәкбез...

1 сентябрьдән Русия кибетләрендә бердәм түләү кодын (УПК) этаплап кертү башлана. Ул төрле түләү вариантларын бер QR-кодта берләштерәчәк һәм сатып алучыга исәпләшү ысулын ирекле сайлау мөмкинлеге бирәчәк.

УПК ничек эшләячәк?

Кодны сканерлаганнан соң, сатып алучы түләү битенә күчә һәм кайсы инструменттан файдаланырга икәнен үзе хәл итә: СБП, банкның pay-сервисы, санлы сум яки рассрочка.

Шул ук вакытта күнегелгән банк карталары беркая да юкка чыкмый - УПК бары тик тагын бер уңайлы түләү мөмкинлеге өсти.

Шунысы мөһим: төрле түләү ысуллары буенча тарифлар төрлечә калачак: СБП һәм санлы сум өчен тарифларны Үзәк банк билгели, ә эквайринг шартларын банклар үзләре ачыклый.

Нәрсәне исәпкә алырга кирәк: гади киңәшләр

* Нәкъ менә шул кибеттә кайсы түләү ысулының отышлырак булуын тикшерергә - кайвакыт комиссия яки бонуслар сайланган ысулга бәйле.
* Банк кушымтасын һәрвакыт кул астында тотарга һәм кирәкле түләү сервисына тиз күчү тәртибен белергә.
* Экрандагы күрсәтмәләргә игътибар итәргә - алар дөрес вариантны сайларга ярдәм итәчәк.
* Карталарның элеккечә эшләвен истә тотарга: УПК белән кыенлыклар килеп чыкса, гадәттәге ысул белән түләргә мөмкин.

Фото: news102.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас