+5 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
29 Августа , 14:20

Пенсиягә 50 яшьтән ничек чыгарга?

Бу мөмкин икән. Сез моны белә идегезме?

Пенсиягә 50 яшьтән ничек чыгарга?Пенсиягә 50 яшьтән ничек чыгарга?
Пенсиягә 50 яшьтән ничек чыгарга?

Русия Социаль фонды өч һәм аннан да күбрәк бала үстергән хатын-кызларга картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү шартларын аңлатты.

Белгечләр аңлатканча, пенсиягә чыгу яше гаиләдәге балалар санына бәйле. Әйтик, өч бала анасы 57 яшьтә, дүрт бала анасы 56 яшьтә пенсия билгеләтә ала. Биш һәм аннан да күбрәк бала үстергән хатын-кызларның исә 50 яшьтә пенсиягә чыгу хокукы бар.

Шул ук вакытта бу хокукны гамәлгә ашыру өчен берничә мәҗбүри шартны үтәү зарур. Хатын-кыз һәр баласын сигез яшькә кадәр тәрбияләгән булырга, кимендә 15 ел иминият стажы һәм кимендә 30 индивидуаль пенсия коэффициенты булырга тиеш.

Фондта шулай ук иминият булмаган чорларны исәпкә алуга кагылышлы мөһим үзгәрешкә игътибар иттеләр. Канунга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 2026 елдан башлап һәр баланы 1,5 яшькә җиткәнче карау вакыты иминият стажына кертелә. Балалар саны буенча чикләүләр дә юк.

Элегрәк стажга дүрт балага кадәр карау вакыты гына исәпкә алына иде. Яңа кагыйдәләр буенча барлык балаларны карау чорлары да исәпләнәчәк. Моннан тыш, 1,5 яшькә кадәр карауның һәр чоры өчен пенсия коэффициентлары да исәпләнәчәк: беренче бала өчен — 1,8 балл, икенчесе өчен — 3,6 балл, өченчесе һәм аннан соңгы һәр бала өчен — 5,4 балл.

Гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яки Социаль фондның клиент хезмәтләрендә тапшырырга мөмкин, дип билгеләделәр белгечләр.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас