+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
31 Августа , 05:08

Иҗтимагый проектлар дәүләт сәясәтенә әверелә

Башкортстанның VIII Гражданнар форумында хакимият һәм җәмгыять арасындагы хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре турында сөйләштеләр.

Иҗтимагый проектлар дәүләт сәясәтенә әвереләИҗтимагый проектлар дәүләт сәясәтенә әверелә
Иҗтимагый проектлар дәүләт сәясәтенә әверелә

27 августта «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Республикасының VIII Гражданнар форумы узды. Ул хакимият органнары, иҗтимагый институтлар, коммерциячел булмаган оешмалар һәм гражданлык активистлары өчен фикер алышу мәйданчыгына әверелде.

Форумның төп вакыйгасы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Президенты киңәшчесе, Русия Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет рәисе Валерий Фадеев катнашындагы пленар дискуссия булды. Анда «Махсус хәрби операция шартларында гражданлык җәмгыятенең трансформациясе» темасы күтәрелде.

Чара Русиянең 19 төбәгеннән 700дән артык катнашучыны берләштерде. Программада 36 дискуссия, белем бирү, консультация һәм күргәзмә мәйданчыгы эшләде, 150дән артык спикер чыгыш ясады. Катнашучылар арасында коммерциячел булмаган оешмалар һәм иҗтимагый палаталар вәкилләре, СВО һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, волонтерлар, педагоглар, табиблар, психологлар, хакимият органнары, руханилар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре булды.

Гражданнар форумы Башкортстанда 2014 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә ул фикер алышу мәйданчыгы гына түгел, ә гражданлык җәмгыяте институтларын һәм коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү системасын үстерүнең мөһим чарасына да әверелде.

Форумнар нәтиҗәсендә республикада Башкортстан Башлыгы грантлары фонды, Кеше хокуклары буенча совет һәм иҗтимагый проектларның ресурс үзәге булдырылды. Бүген алар хакимият белән гражданлык җәмгыяте арасындагы хезмәттәшлекнең даими механизмнары булып тора.

Башкортстанда якынча 6,7 мең коммерциячел булмаган оешма теркәлгән, аларның 3,8 меңе социаль юнәлештә эшли. Республика ел саен Президент грантлары фонды конкурсларында катнашу һәм җәлеп ителгән финанслау күләме буенча Русия лидерлары рәтендә тора. 2014 елдан башлап 1,56 миллиард сумлык 1 150дән артык проектка ярдәм күрсәтелгән. Моннан тыш, ел саен якынча 100 миллион сум иҗтимагый инициативаларга республика грантлары аша юнәлтелә.

Соңгы елларда дистәләрчә мең кеше СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә кушылды. Волонтерлар һәм коммерциячел булмаган оешмалар гуманитар ярдәм җыя, хәрбиләр өчен кирәкле җиһазлар һәм экипировка әзерли, юридик, психологик һәм социаль ярдәм күрсәтә.

Бу эштә ветераннарны тыныч тормышка кайтару, аларга эшкә урнашырга, иҗтимагый тормышта һәм остазлык эшендә катнашырга ярдәм итү дә мөһим юнәлеш булып тора.

Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина фикеренчә, соңгы елларда гражданлык җәмгыятенең роле сизелерлек үзгәргән.

— Әгәр Башкортстан Республикасының VIII Гражданнар форумын иҗтимагый үсеш ягыннан бәяләсәк, минемчә, бу чыннан да эчтәлекле һәм үз вакытында уздырылган чара булды. Бер өстәл артында җәмәгать эшлеклеләре, хакимият вәкилләре һәм башка төбәкләрдән экспертлар очрашканда, тәҗрибә уртаклашу белән генә чикләнмичә, уртак чишелешләр табу мөмкинлеге дә барлыкка килә, — диде ул.

Энҗе Әхмәдуллина билгеләвенчә, Башкортстанда коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтүнең тулы системасы формалашкан. Аңа Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды, Иҗтимагый палата аппараты каршындагы Иҗтимагый проектларның ресурс үзәге һәм муниципаль ресурс үзәкләре керә.

— Хәзер без акча бүлеп бирү турында гына түгел, ә коммерциячел булмаган оешмаларның профессиональ бергәлеген формалаштыру турында сөйлибез. Иҗтимагый проектларның ресурс үзәге оешмаларга гаризалар әзерләү, проект төзү, нәтиҗәләрне бәяләү һәм өстәмә ресурслар җәлеп итүдә ярдәм итә. Үзәк, шул исәптән муниципаль үзәкләр белән бергә, республиканың коммерциячел булмаган оешмалары өчен чын үсеш ноктасына әверелде, — диде Иҗтимагый палата рәисе.

Аның сүзләренчә, бүген кечкенә генә иҗтимагый башлангычларның вакыт узу белән республика сәясәтенең бер өлешенә әверелү мисаллары күп.

2025 елда гына Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды конкурсларында 155 проект җиңүче булган, аларга 196 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. 2017–2025 елларда республика коммерциячел булмаган оешмаларының проектларына 1,27 миллиард сумнан артык ярдәм күрсәтелгән.

— Миңа калса, Башкортстанның иң кызыклы тәҗрибәләренең берсе — үзара хезмәттәшлекнең җайга салынган системасы. Иҗтимагый палата, коммерциячел булмаган оешмалар, волонтерлык берләшмәләре, бизнес һәм хакимият органнары аерым-аерым түгел, ә үзара бәйләнештә эшли. Бу катлаулы бурычларны нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә, — дип ассызыклады Энҗе Әхмәдуллина.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас