

Архангель районында хатын-кызга карата җинаять эше ачылган. Аны тәрбиягә алган баланың акчаларын үзләштерүдә гаеплиләр.
Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, хатын 2013 елда туган инвалид кызның опекуны булып тора. Балигъ булмаган кызның банк исәбенә керү мөмкинлеге булганлыктан, ул аның тупланган акчаларын алып, шәхси файдалану өчен кәрәзле телефон сатып алган.
Опекунга карата “үзләштерү һәм туздыру” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре Архангель районы прокуратурасы контролендә.
Автор фотосы.