+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
12 Сентября , 07:16

Пенсионерлар, 1 октябрьгә кадәр җитешегез!

Пенсионерларга 1 октябрьгә кадәр өстәмә түләүне рәсмиләштерергә кирәк.

Пенсионерлар, 1 октябрьгә кадәр җитешегез!Пенсионерлар, 1 октябрьгә кадәр җитешегез!
Пенсионерлар, 1 октябрьгә кадәр җитешегез!

Русиялеләрнең 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләрне нинди формада алуны - натураль яки акчалата - сайлап куярга мөмкинлеге бар. Социаль хезмәтләр җыелмасына дарулар, медицина эшләнмәләре, шифаханәләргә юлламалар һәм бушлай юл йөрү керә. Теләк буенча бу хезмәтләрне акчалата компенсациягә алыштырырга мөмкин, дип хәбәр итә Русия Социаль фонды.

Килешү буенча ташламалар натураль формада бирелә, әмма аларны өлешчә яки тулысынча акчалата формага күчерергә мөмкин. Мәсәлән, шифаханәгә юлламаны һәм юл йөрү мөмкинлеген саклап, дарулардан баш тартып, аның өчен акчалата түләү сайларга була.

Социаль хезмәтләрне алу тәртибен үзгәртү өчен 1 октябрьгә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталы, КФҮ (күпфункцияле үзәк) яки Русия Социаль фондының клиент хезмәте аша гариза бирергә кирәк. Сайланган вариант киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак. Әгәр гариза моңа кадәр бирелгән булса, яңасын тапшырырга кирәкми.

Социаль хезмәтләр җыелмасын тулысынча акчалата компенсацияләү күләме аена 1 825,25 сум тәшкил итә.

Инвалидлыгы булган сугыш хәрәкәтләре ветераннары өчен тизләтелгән тәртип гамәлдә: алар эштән азат ителгәннән соң өч ай эчендә гариза бирә ала. Бу очракта ташламалар ел башыннан түгел, ә киләсе айдан ук билгеләнә.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас