Ел башыннан Башкортстан буенча Социаль фонд бүлеге бердәм пособие түләү өчен 24 миллиард сумнан артык акча җибәргән. Әлеге социаль ярдәмне 188 мең баланың әти-әнисе ала.
Исегезгә төшерәбез: җан башына уртача кереме 16 856 сумнан артмаган гаиләләрнең пособие алырга хокукы бар. Бу — республикада җан башына билгеләнгән яшәү минимумы. Шул ук вакытта белгечләр гаиләнең мөлкәти тәэмин ителешен дә бәяли.
Тагын бер шарт — гаиләнең һәр хезмәткә яраклы әгъзасының кереме булырга тиеш: исәп-хисап чорында кимендә 8 минималь хезмәт хакы (216 744 сум). Әмма исәп-хисап чорының ун аенда кешенең кереме булмауның җитди сәбәбе булган очракта, бу таләп кулланылмый.
Мондый сәбәпләргә йөклелек, өч яшькә кадәрге бала карау, күпбалалы гаилә статусы, 23 яшькә кадәр көндезге бүлектә укуы, картлык, инвалидлык яки туендыручыны югалту буенча пенсия алу (2026 елдан башлап), шулай ук I төркем инвалидны яки 80 яшьтән өлкән туганны карау керә. Соңгы очракта карала торган кеше гариза бирүченең яки аның гаилә әгъзасының туганы булырга тиеш.
Пособие күләме гаиләнең керем дәрәҗәсенә бәйле һәм бала өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50, 75 яки 100 проценты күләмендә түләнә — тиешенчә 8 175, 12 262,50 һәм 16 350 сум.
Ведомство хәбәр иткәнчә, республикада әлеге түләүгә ай саен өчәр миллиард сум акча юнәлтелә. Түләүне «Дәүләт хезмәтләре» порталы, күпфункцияле үзәк (МФЦ) яки Башкортстан буенча Социаль фонд бүлегенең клиентлар хезмәте аша рәсмиләштерергә мөмкин.