+8 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
1 Октября , 14:03

"13нче пенсия" һәм бюджет хезмәткәрләренә премия булачак диләр

Пенсионерларга һәм бюджет хезмәткәрләренә яңа түләү гамәлгә кертеләме?

title
"13нче пенсия" һәм бюджет хезмәткәрләренә премия булачак диләр"13нче пенсия" һәм бюджет хезмәткәрләренә премия булачак диләр
"13нче пенсия" һәм бюджет хезмәткәрләренә премия булачак диләр
«Гадел Русия» партиясе лидеры Сергей Миронов Дәүләт думасына пенсионерларны һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне яклауга юнәлтелгән ике закон проекты кертергә тәкъдим итте.

«Гадел Русия» партиясе лидеры һәм Дәүләт думасындагы фракция җитәкчесе Сергей Миронов пенсионерлар һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен өстәмә түләүләр кертүне күздә тоткан ике закон проектын тәкъдим итте.

Беренче инициатива «Страховка пенсияләре турында»гы законга үзгәрешләр кертүне күздә тота. Аның нигезендә, картлык буенча пенсия алучыларга ел саен өстәмә түләү бирү тәкъдим ителә.

Түләү автомат рәвештә, пенсия алучыдан аерым гариза таләп итмичә билгеләнергә тиеш. Аны ел ахырына кадәр күчерү тәкъдим ителә. Түләү күләме пенсиянең, барлык билгеләнгән түләүләр һәм өстәмәләрне дә исәпкә алып, тулы суммасына тигез булырга мөмкин.

Шул ук вакытта закон проекты буенча өстәмә түләү күләме ил буенча пенсионерның яшәү минимумының бер ярым тапкыр күләменнән ким булмаска тиеш.

Бюджет хезмәткәрләренә дә өстәмә түләү тәкъдим ителә.

Икенче закон проекты гражданнарның хезмәт хокукларына кагыла. Ул дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүчеләргә ел саен өстәмә түләү билгеләүне күздә тота.

Тәкъдим буенча, түләү күләме кимендә бер уртача айлык хезмәт хакы дәрәҗәсендә булырга тиеш. Аны билгеләү тәртибе төрле булырга мөмкин: конкрет сумма рәвешендә дә, хезмәт хакы окладына карата процент нисбәтендә дә исәпләнергә мөмкин.

Әлеге ике инициатива пенсионерларның керемнәрен һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын өстәмә түләүләр ярдәмендә арттыруга юнәлдерелгән. Закон проектларының гамәлгә керүе өчен алар Дәүләт Думасында каралып, закон белән билгеләнгән тәртиптә кабул ителергә тиеш.

Фото: Электрогазета


Автор:Ример Насретдинов