+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
10 Октября , 13:26

Пенсияләр ике тапкыр индексацияләнәчәк

Аның төгәл күләме күпме булыр?

Добавить в предпочтительные источники Google
Пенсияләр ике тапкыр индексацияләнәчәкПенсияләр ике тапкыр индексацияләнәчәк
Пенсияләр ике тапкыр индексацияләнәчәк
Русиядә иминият пенсияләрен ике этапта индексацияләү практикасы кире кайта.

Озакка сузылган тәнәфестән соң Русиядә иминият пенсияләрен елына ике тапкыр индексацияләү практикасы яңартыла. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова «Чиксез мөмкинлекләр» Бөтенрусия конкурсы-премиясенә старт бирүгә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

— Озакка сузылган тәнәфестән соң — ул 2019 елда башланган иде — без 2027 елга Социаль фонд бюджетына ике индексацияне кире кайтардык, — дип белдерде ул.

Түләүләр ике этапта артачак. 2027 елның 1 февраленнән пенсияләр 2026 елдагы фактик инфляция дәрәҗәсенә карап индексацияләнәчәк. Әлегә фаразлар буенча, арту 6,8 процент тәшкил итәчәк. 2027 елның 1 апреленнән түләүләр хезмәт хакы фонды үсеше темпларына бәйле рәвештә өстәмә 3,3 процентка арттырылачак.

Вице-премьер ассызыклаганча, төгәл күрсәткечләр агымдагы ел нәтиҗәләре буенча расланачак.

Иминият пенсияләреннән тыш, 2027 елда барлык социаль пособиеләр һәм түләүләр дә индексацияләнәчәк. Бу чараларны тулы күләмдә финанслау 2027 елга федераль бюджет проектына һәм 2028–2029 елларга план чорына инде кертелгән.

Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, картлык буенча иминият пенсияләре ике индексация нәтиҗәсендә уртача 2,6 мең сумга артачак. Ә 2027 елда пенсияләргә һәм социаль ярдәмгә юнәлдереләчәк акчаларның гомуми күләме якынча 20 триллион сум тәшкил итәчәк.

Фото: Электрогазета


Автор:Ример Насретдинов