Яңа кагыйдәләр нигезендә, Пенсия фонды исәбенә акча кайтканнан соң ярты ел эчендә алар белән ничек эш итәргә, гариза язарга кирәк. Алты ай узгач, янә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә һәм акчалар пенсиянең тупланма өлешенә киткәнче вакытны озайтуны сорарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда ана капиталы күләме беренче балага 483 882 сум тәшкил итә, икенче бала туганда ул 155 550 сумга арта. Ике балага бүленгән акчаның гомум күләме - 639 432 сум.
Фото: башинформ