+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
15 июнь 2021, 11:28

Өченче балага - 1 миллион сум?

Илебездә гаиләдә өченче бала дөньяга килсә, 1 миллион сум акча түләргә тәкъдим итәләр.

Илебездә гаиләдә өченче бала дөньяга килсә, 1 миллион сум акча түләргә тәкъдим итәләр.

Гаиләдә өченче бала туса, миллион сум түләргә кирәк дигән тәкъдимне Русиянең "Әниләр советы" иҗтимагый оешмасы лидеры Татьяна Буцкая керткән.

Татьяна Буцкая ассызыклавынча, Русиядә демографик хәл бик катлаулы булып кала бирә, гаилә парларын күп бала тәрбияләү куркыта, чөнки аларның иртәгәсе көнгә ышанычы юк. Эш, фатир һәм башка проблемалар аркасында җәмгыятебездә күпбалалы гаиләләр саны азайганнан-азая.

Буцкая әйтүенчә, әлбәттә, миллион сум барлык проблемаларны да хәл итмәячәк, әмма барыбер гаиләләр өчен яхшы матди ярдәм булачак. Бу яңалык тормышыбызга керерме-юкмы, анысын вакыт күрсәтер.

Әлеге тәкъдим уңаеннан социаль челтәрләрдә халык үз фикерен белдерә башлаган да инде. Күпләр аны хупламый, һәркемгә лаеклы хезмәт хакы түләнсә, мондый чаралар кирәкмәс иде, диләр.

Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

Фото: vesti.ru
Читайте нас: