+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
20 сентябрь 2014, 03:00

Җитезләргә – дан һәм хөрмәт, Түземнәргә – алкышлар!

27 сентябрьдә Дүртөйле шәһәрендә “Кызыл таң” гәзите бүләгенә XXV җиңел атлетика марафоны үтәчәк. Бәйге Башкортстан Республикасында Мәдәният елына багышлана. Күркәм традициягә әверелгән ярышта кемнәр катнаша? Ел дәвамында көтеп алынган марафон кайчан һәм кайда старт алачак? Бәйгедә көчеңне сынау өчен нинди шартларны үтәргә кирәк?

42 чакрым 195 метрга марафон бәйгесендә абсолют беренчелектә 1нче, 2нче, 3нче, 4нче, 5нче һәм 6нчы урыннарны яулаучыларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Ярыммарафон да җитезләрне көтә. 21,1 чакрымга йөгерүдә абсолют беренчелектә иң җитез өч атлет бүләкләнәчәк.
Бәйгенең төп максатларының берсе – яшьләрне спортка җәлеп итү. Спортка кеч­кенәдән сөю тәрбияләгәндә генә сәламәт алмаш үсәчәк. “Кызыл таң” марафоны тәҗрибәле атлетлар өчен генә оештырылмый, үсмерләргә дә көчен сынау мөмкинлеге бирелә. Мәктәп укучылары 10 һәм 5 чакрым дистанцияләргә йөгерәчәк.
Шул ук вакытта, марафонда һәм ярыммарафонда яшь төркемнәрендә җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә лаек булачак. “Иң яшь катнашучы”, “Иң өлкән катнашучы”, “Җиңүгә омтылган өчен” номинацияләрендә җиңү­челәрне дә истәлекле бүләкләр көтә.
Кайбер үзенчәлекләргә дә игътибар итү мөһим. Катнашучылар саны өчтән дә артмаган яшь төркемнәрендә җиңүчеләр бүләкләнми. Мондый хәл килеп туган очракта, төркемнәр берләштерелергә мөмкин. 42,195 һәм 21,1 чакрым дистанциядә абсолют беренчелектә призлы урын алучылар яшь төркемнәрендә бүләкләнми. Санап үтелгән дистанцияләрдә катнашучылар 100 сум старт взносы түләргә тиеш. Марафонда унтугыз яше тулган спортчылар гына катнаша ала. Дистанцияне үтү вакыты – дүрт сәгать утыз минут.
Спортчылардан заявкалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Дүртөйле шәһәре, Чеверев урамы, 41, спорт комитеты. Белешмә өчен телефон: 8 (34787) 2-19-79. Катнашучылар 27 сентябрьдә Дүртөйле районы хакимияте каршында 9.00-10.30 сәгатьтә тер­кәләчәк. Бәйге шул ук урында сәгать көндезге унбердә старт алачак. Ярышта катнашырга, бүләк алырга ашыгыгыз!
Читайте нас: