+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
1 октябрь 2014, 03:00

Паралимпия алтынына юл шулай салына

Стәрлетамак шәһәрендә оештырылган “Милләт яшьлеге” спорт-яшьләр лагерена 50 инвалид бала җәлеп ителде.Мәгълүм булуынча, Башкортстан халыкара дәрәҗәдәге паралимпия спорты үзәге санала. Бу хакта нәтиҗәләр дә сөйли. Ванкувер, Сочи Паралимпиадаларында чыгыш ясаган якташларыбыз зур казанышларга иреште. Шул ук вакытта, инвалид балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга, аларны спорт дөньясына җәлеп итүгә җитди игътибар бүленә. Стәрлетамак шәһәренең “Ольховка” шифаханәсендә “Милләт яшьлеге” спорт-яшьләр лагере оештырылу да шул хакта сөйли. Чараны “Милләт яшьлеге” төбәк иҗтимагый фонды җитәкчесе, унөч тапкыр Паралимпия чемпионы Рима Баталова оештырган.

— Мөмкинлекләре чиклеләр дә зур максатларга ирешә ала, — диде лагерьны ачу тантанасында Рима Акбирде кызы. — Шушы чараны оештырып, бу фикерне янә исбат иттек. Балаларның биредә үткән дүрт көне дә тәэссоратларга бай булачак. Алар спорт “йолдызлары” белән очрашачак. Шул ук вакытта, үз көчләрен спортта сынап караячак. Үсмерләргә тәҗрибәле тренерлар йөзү дәресләре бирәчәк. Мөгаен, балалар, савыгудан һәм ял итүдән тыш, берәр спорт төре белән шөгыльләнергә теләп кайтып китәр. Кем белә, бәлки, биредә яңа спорт “йолдызлары” кабыныр.
— Лагерьның әһәмияте үсмерләрне спортка җәлеп итүгә генә кайтып калмый, — диде республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта. — Иң мөһиме — инвалид балаларда якты киләчәккә өмет уяна. Үз көчләренә ышанучылар язмыш сынауларына бирешмәячәк. Шулай ук, лагерь Рима Баталова фондының нәтиҗәле эшләве турында сөйли.
— Физик мөмкинлекләре нинди булуга карамастан, балалар тигез хокуклы, — диде дүрт тапкыр Паралимпия чемпионы Ирек Зарипов. — Лагерь нәкъ шушы максатка хезмәт итә. Балалар белән аралаштым. Аларның күзләрендә өмет чаткысы бар. Мөгаен, осталык дәрес­ләреннән, очрашулардан соң спорт белән кызыксынучылар тагын да артыр.
“Ольховка”га Башкортстанның район һәм шәһәрләрендә яшәүче 50 инвалид бала килгән. Аларның һәммәсен дә дуслык һәм спорт берләштерә. Уфаның Дим бистәсендә мәктәп-интернатта белем алучы Дима Захаров өстәл теннисы буенча республика күләмендә оештырылган ярышларда җиңгән.
— Биредә миңа бик ошый, — диде ул. — Яңа дуслар таптым. Күренекле спортчылар белән очраштым. Алар гади, гадел, ачык йөзле. Мин дә шундый булачакмын.
Балаларны Ирек Зарипов, хоккей буенча дөнья чемпионы Александр Семак, Башкортстан һәм Татарстан респуб­ли­ка­ларының халык артисты Айдар Галимов, “Уфа” футбол клубы уенчылары белән очрашулар, мәдәни программа көтә.
Читайте нас: