+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
9 октябрь 2014, 03:00

Бөтенрусия турниры Туймазыда узды

“Туймазы-Арена” боз комплексында район хакимияте башлыгы кубогына 2006 елда туган балалар арасында шайбалы хоккей буенча Бөтенрусия турниры узды.

Чара тантаналы рәвештә шәһәрнең Боз сараенда ачылды. Хакимият башлыгы Айдар Суфиянов, турнирда катнашучыларны сәламләп, спортчыларга уңышлы чыгыш ясауларын теләде.
Быелгы турнирда Астана, Орск, Ижевск, Уфа, Нефтекама, Туймазы спортчылары катнашты. Ярышларда Уфаның “Салават Юлаев” җыелма командасы җиңеп чыкты. Икенче урынга — Туймазы шәһәренең “Девон”, өченчегә Ижевскидан килгән “Ижсталь” хоккей командалары лаек булды. Командалар кубок һәм медальләр белән бүләкләнде, шулай ук иң яхшы тренерлар да билгеләнде.
Читайте нас: