+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
11 октябрь 2014, 03:00

Яшь спортчыларга зур бүләк

Октябрьский шәһәрендәге иң бай тарихлы уку йортларыннан саналган, матур традицияләргә тугры калган 17нче урта мәктәпнең педагоглар коллективы, аеруча спорт белән дус балалар һәм үсмерләр яңа уку елында зур куаныч кичерә. Шушы белем учагы ихатасында универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Хәзер күркәм мини-стадионнан балаларның шат тавышы көнозынына өзелми диярлек.

— Яңа спорт мәйданчыгында ясалма яшел газон түшәлгән. Анда мини-футбол, волейбол, теннис, ә кышын – хоккей уйнарга була. Төзүчеләр корт тирәли салынган йөгерү юлын полиуретан белән каплады. Җиңел атлетика белән шөгыльләнүче балалар өчен ул бик кулай, — дип сөйли мәктәп директоры Леонид Моратов. — Укучыларның сәламәтлеген ныгытуга, физик тәрбия бирүне яхшыртуга хезмәт итәчәк заманча спорт корылмасына шәһәр мәктәпләре арасыннан беренче булып без ия булдык.
Тагын шунысы мөһим, кичләрен яктыртылган спорт мәйданчыгын ел әйләнәсенә файдалану өчен мәктәпкә шәһәр бюджетыннан өстәмә акча бүлү дә каралган. Кышын боз белән капланачак мәйдан яшь хоккейчылар һәм тимераякта шуучылар карамагына биреләчәк. Директор телгә алуынча, алар әле үк мини-стадионны кардан тазарту өчен махсус техника кайтарту хәстәрлеге күрә. Хоккей мәйданына су сибү өчен шланг та алып куйганнар.
— Шунысы уңайлы, балалар бер сменада гына укый. Яңа спорт корылмасында сәгать 3кә кадәр үзебезнекеләр шө­гыльләнә, — ди Леонид Сапаргали улы. — Аннан соң шәһәрнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр килә. Бездә укыган балаларның күбесе төрле спорт секцияләренә һәм түгәрәкләргә йөри. Шәһәрнең 3нче балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе дә безнең ихатада урнашкан. Физкультураны якын күргән кыз һәм малайлар анда үзләренең осталыгын камилләштерә. Шуның өчен дә яңа универсаль мәйданчыкта һәр төркемдәге спортчылар өчен күнекмәләр үткәрү вакыты минутына кадәр бүленгән. Шушы микрорайонда яшәүче, сәламәт яшәү рәвешен өстен күрүче кешеләрне дә кичләрен безнең мини-стадионда күрергә мөмкин.
Мәктәп янында яңа спорт корылмасы ачылуга физкультура укытучысы, югары категорияле педагог Людмила Свириденко, аның кул астында шөгыльләнүче балалар чиксез шат.
— Тәүдә физик күнекмә үткәреп, тәннәрне язып алыйк, — диде тренер-педагог мәйданчыкка чыккан кызлар һәм малайларга.
Бераздан егетләр ике командага бүленеп, футбол уйнарга кереште.
Ниндидер бер кинәнеч белән полиуретан түшәлгән йөгерү юлында шө­гыльләнгән үсмер кызлар да безнең игьтибардан читтә калмады. Аларның берничәсе белән танышырга да өлгердек. Алар барысы да диярлек спорт белән ныклап дуслашкан. Полина Митюгова кече яшеннән үк 1нче спорт мәктәбендәге акробатика секциясендә шөгыльләнә икән. Хәзер ул, осталыгын үстереп, республика күләмендәге ярышларда шәһәр данын яклау хөрмәтенә дә ирешкән. Ә 17нче мәктәпнең 9нчылары сафына быел гына кушылган Таңсылу Сәмигуллина исә самбо көрәшендә тәүге җиңүләрен яуларга өлгергән. Безгә үзенең уңышлары хакында горурлык белән сөйләүче Гүзәл Шә­фыйкова барысыннан да уздырганга охшый.
— Дүртенче ел инде Спорт сарае каршындагы бокс секциясенә йөрим, — диде ул. — Ни өчен спортның шушы төрен сай­ладыгыз, дисезме? Бокс белән шөгыльләнү характерны чыныктыра, рух ныклыгы бирә. Рингта тәүге җиңүләремә дә ирештем. Үз яшемдәге кызлар төр­кемендә Башкортстан һәм шулай ук Идел буе федераль округы чемпионатында пьедесталның иң югары баскычына күтәрелдем. Шуннан Русия беренче­легендә призлы урын яуладым. Мин бүген 1нче разрядлы боксчы.
Спорт белән актив шөгыльләнү тырыш, көчле ихтыярлы кызларның укуына һич тә комачауламый. Киресенчә, алар вакытның кадерен яхшы белә.
— Хәзер балаларның физкультура дәресләренә булган кызыксынуы да арта төште, — ди Людмила Свириденко. Мәктәптә укучыларның сәламәтлеген ныгытуга юнәлтелгән технологияләрне кертү тагын да киңрәк колач алачак. Универсаль мәйданчыкта шәһәр спорт мәктәпләренең волейбол һәм өстәл теннисы секцияләре эшли. Анда да күпчелек безнең балалар йөри. Өч физкультура дәресенең берсен мотлак ачык һавада үткәрәбез. Уңайлы спорт мәйданчыгында уйнаудан балалар зур кинәнеч таба.
Читайте нас: