+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
14 октябрь 2014, 03:00

Кикбоксинг буенча Дөнья кубогы – Айварда!

Башкортстан спортчысы мондый уңышка дүртенче тапкыр иреште.Анапада үткән ярышта егермедән артык илдән 1200 спортчы катнашкан. Русия җыелма командасы составында чыгыш ясаган Айвар Гафуров финалда Адыгея Республикасы вәкилен җиңгән.

— Ярты еллык тәнәфестән соң янә зур спортка кайттым, — дип тәэссоратлары белән уртаклашты якташыбыз. — Апрельдә Русия чемпионатында сул аягым сынган иде. Бу хакта яхшы белгән көндәшем җәрәхәтләнгән аягыма һөҗүм итәргә тырышты. Берничә тапкыр максатына иреште. Болай дәвам итсә, алышны дәвам итә алмас идем. Янына килеп, егетләрчә сөйләшергә туры килде. Икенче раундта якыннан һөҗүм иттем. Өченче раунд та минем файдага тәмамланды. Дәрәҗәле бәйгедә алтын медаль яуласам да, ял итәргә вакыт юк. Ноябрьдә Слове­ниянең Марибор шәһәрендә оештырылачак Европа чемпионатында ил данын якларга әзерләнәм.
Әйткәндәй, Айвар Гафуров 2012 елда Европа чемпионы булган иде инде. Якташыбыз бу юлы да сынатырга җыенмый. Уңышлар сиңа, Айвар!
Читайте нас: