+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
13 ноябрь 2014, 20:56

“Урал”ны уңыш көтә

Кичә “Динамо” стадионында Бөтенрусия волейбол федерациясе президенты Станислав Шевченко журналистлар белән очрашты.

— Сәфәремнең максаты берничә. Беренчедән, республика җитәкчелеге белән очрашып, Башкортстанда волейбол үсеше хакында сөйләшү. Клуб җитәкчеләре белән аралашу, командалар белән танышу, — диде Станислав Шевченко.
Республиканың “Урал” командасы 2012-13 елларда Русия һәм Европа кубогында финалга чыгып, уңышлы уйнаганнан соң, кризис кичерде. Финанс мәсьәләләре һәм уен өчен тиешле мәйдан булмау нәтиҗәсендә, “Урал” чемпионнар лигасында катнашудан баш тартты. Хәлләр яхшы якка үзгәрмәкче, Станислав Шевченко шул хакта белдерде.
— Республика җитәкчесе белән очрашу вакытында бу турыда сөйләштек. Рөстәм Зәки улы клубның хәле белән таныш һәм аны яхшырту өстендә эш алып бара. Бүген хатын-кыз һәм ир-ат командалары үсешенә юнәлтелгән махсус программалар эшли. Димәк, уңай нәтиҗәләргә өмет итәбез, — дип ассызыклады Станислав Шевченко.
Уфада волейбол мәйданы төзү буенча сүз алып барыла. Төзелеш өчен берничә урын тәкъдим ителгән. “Башкортстанда волейбол яшәячәк!” — дип, сүзен тәмамлады Федерация президенты.
Читайте нас: