+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
15 ноябрь 2014, 21:32

Йөзү спорты үсеш алачак

Кичә Республика йортында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Бөтенрусия Йөзү федерациясе башлыгы, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Владимир Сальников белән очрашты.

— Сезнең белән республикада йөзү спортын үстерү турында сөйләшәсе килә. Алдагы бер-ике елда без 25 метрлы 10 бассейнны саф­ка кертергә ниятлибез. Моннан тыш, 2021 елда Уфада Бөтендөнья уеннарын үткәрү хокукы алу буенча эш алып барабыз. Ә ул, үз чира­тында, йөзү базасы булуны таләп итәчәк, — диде очрашу барышында Рөстәм Хәмитов.
— Уфада 50 метрлы бассейн төзү дә мотлак. Ул югары спорт осталыгы мәсьәләләрен хәл итәргә һәм халык өчен хезмәтләр күрсәтүдә ярдәм итәчәк. Йөзәргә өйрәтүгә бәйле барлык программаларны да хуплыйбыз, — диде үз чиратында Владимир Сальников.
Очрашуда хакы нигезсез арттырылмаган, арзанлы бассейн проектларына өстенлек бирү зарурлыгы ассызыкланды.
Читайте нас: