+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
17 декабрь 2014, 22:43

Боксчы кызлары да бар!

Туймазы 1нче интернат-мәктәбендә укучыларга физик тәрбия бирү югары дәрәҗәдә куелган.9нчы сыйныфтан Альберт Гафуровның шәһәрнең “Олимпиец” спорт комплексында үсмер кыз һәм малайлар арасында дзюдо көрәше буенча үткәрелгән Бөтенрусия турнирында җиңү яулавы турында куанычлы хәбәр 1нче интернат-мәктәптә шунда ук таралырга өлгерде. “Безнең егет дүрт алышта да көндәшләрен әйләндереп салган. Соклангыч җиңүе белән аны Русия Дзюдо федерациясе вәкиле, атказанган тренер Дмитрий Новиков үзе котлаган!

Бу турнирда илнең төрле төбәк­ләреннән килгән 200гә якын яшь көрәшче катнашкан. Шуңа да киеренке ярышларда барлык осталыгын күрсәтеп, Туймазы районының һәм, әлбәттә, Башкортстанның спорт данын уңышлы яклавына Альберт үзе дә нык шатланган.
— Кайсы спортчының якташлары алдында сынатасы килсен? Без дә тренер Рөстәм Мөхәмәтдинов белән бу бәйгегә җитди әзерләндек, көн­дәшләрнең көрәш алымнарын, көчле һәм йомшак якларын җентекләп күзәттек. Чөнки һәр алышта тактиканы дөрес сайлый белергә кирәк. Шул чакта гына нәтиҗә булачак, — дип сөйли яшь көрәшче.
Бу аның спорттагы беренче казанышы гына түгел. Былтыр ул Идел буе федераль округы берен­че­легендә өченче урынны яулаган. Ә Санкт-Петербургта узган Бөтен­русия турнирында пьедеста­л­ның иң югары баскычына күтәрелгән.
Дзюдо һәм самбо белән Альберт беренче сыйныфтан ук шөгыльләнә икән. Әйтүенчә, бәләкәйдән яхшы тренерлар кулына эләккән. Туймазыдагы 1нче интернат-мәктәптә үсмер 5нче сыйныфтан алып укый. Физик тәрбия яхшы куелган белем учагында аның алдында яңа мөм­кинлекләр ачылган. Яшь көрәшчеләр “Олимпиец” спорт комплексында эшләп килгән секциягә йөри. Сүз дә юк, көн саен кич күнекмәләр үткәрү өчен ихтыяр көче дә кирәктер. Җи­ңүгә, осталыгын камилләштерүгә омтылышы зур булган яшь спорт­чының бер генә дәресне дә калдырганы юк. “Тренер гомум физик әзер­леккә зур игьтибар бирә. Кросс йөгерәбез, бассейнда йөзәбез. “Олимпиец”та яраткан спорт төре белән кинәнеп шөгыль­ләнү өчен бөтен шартлар да бар”, — ди ул.
Сәләтле һәм тырыш егет барысына да өлгерә. Самбо буенча Башкортстан беренчелегендә чемпион исемен яулаган. Шул җиңүе белән спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәгән. Киләчәктә Альберт Эчке эшләр министрлыгының Казандагы юридик институтына укырга керергә тели. Кыскасы, спортта тагын да югарырак уңышларга ирешү максаты белән янып яши.
1нче интернат-мәктәптә булганда без тагын бер өметле спортчы — боксчы Кристина Янкина белән таныштык. Какча гәүдәле кызның рингта яулаган җиңүләре турында ишеткәч, мин гаҗәпләнүдән баш чайкап куйдым.
— Минем яшьтәге спортчылар арасында өч тапкыр Башкортстан чемпионы булдым, Русия берен­челегендә ике тапкыр призлы урыннар яуладым, — диде ул. — Әлеге көндә зур ярышларга әзерләнәбез. Ниятем — Идел буе федераль округы беренчелегендә һәм Русия чемпионатында җиңеп чыгу. Шушы биек­лекләргә тәүге адымны тиздән Анапа шәһәрендә үтәчәк Бөтенрусия турнирында ясармын, дип торам.
Телгә алуынча, спортка булган сөюе аңа әти-әнисеннән бирелгән. Гаилә башлыгы Игорь Янкин заманында бокс белән шөгыльләнгән, күп кенә җиңүләрен яулаган. Биш ел элек ул кызын спортның шул төренә алып килгән.
— Моңа кадәр Октябрьскийдагы Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләндем, — диде Кристина. — Бокс секциясендә тренер-педагог Игорь Добрынин осталык дәресләре бирде. Ул мине зур спорт юлына алып чыкты. Быел без гаиләбез белән Туймазы шәһәре янындагы Әгертамак авылына күчендек, укуымны 1нче интернат-мәктәптә дәвам итүемә шатмын. Тренерым Ренат Гатиятуллин куйган таләпләргә күнегеп киләм.
Бәхеткә каршы, быелгы уку елында интернатта шәһәрдәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең бокс секциясе эшли башлаган.
— Әйе, үзебездә ачылган бокс секциясенә бүген 23 бала йөри. Хәзер Кристина үзе кече яшьтәге спортчылар өчен кумир булып тора, — дип сөйли директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Илдар Рәхимов. — Гомумән, безнең күпчелек балалар спорт белән дус. Балаларның сәләтен үстерү, иҗади офыкларын киңәйтү өчен бездә мөмкинлекләр яхшы. Интернат-мәктәптә шәһәрдәге Балалар-үсмерләр иҗаты йортының “Олимп”, “Эврика”, “Стрелок” түгәрәкләре, волейбол һәм өстәл теннисы секцияләре эшләп килә. Әле менә мәктәп янында үзебезнең боз мәйданчыгын ачарга җыенабыз. Якындагы паркта салынган чаңгы юлы да безнең балаларны үзенә чакырып тора. Физкультура дәресләрен тышта үткәрү өчен кышкы инвентарь җитәрлек. Спорт белән актив шөгыльләнү балаларны тәртипкә өйрәтә, аларның холык-фигылен чыныктыра. Төрле түгәрәкләргә йөреп һәм үзләренең кызыксынучанлыгын үстереп, алар көннең үткәнен сизми дә кала.
Читайте нас: