Шимбә-якшәмбе көннәрендә Уфада үткән форум “Динамо” стадионында ачылды. Анда республиканың әйдәүче федерацияләре, Русиянең һәм БДБның кара-каршы көрәш мәктәпләре вәкилләре җыелган иде. Форум кысаларында төбәк, төбәкара һәм бөтенрусия күләмендә ачык турнирлар һәм каратэ, тхеквондо, тай боксы, айкидо, кикбоксинг һәм башка көрәш төрләре буенча күрсәтмә чыгышлар үткәрелде. Форумда 1500дән артык спортчы катнашты.
Якшәмбе көнне “Башкортстанның алтын билбавы” премияләрен тапшыру тантанасы узды. Ул — 2006 елдан алып Мәскәүдә Кремльдә тапшырыла торган спортның сугыш төрләре өлкәсендәге дәүләт премиясенең төбәктәге аналогы. Тәүге тапкыр бүләкләр былтыргы X форумда илледән артык номинантка тапшырылган иде.
Быелгы чарада Чиләбе, Пенза, Иваново, Новосибирск, Ырынбур, Ростов, Волгоград, Төмән өлкәләре, Ставрополь крае, Дагстан, Татарстан, Чечня республикалары һәм башка төбәкләрдән спортчылар катнашты. Тәүдә зал түренә чараны оештыручылар чакырылды. Алар арасында респубиканың абруйлы шәхесләре, дәүләт эшлеклеләре бар иде.
— Чарада катнашучы барлык спортчыларга һәм тренерларга республика Хөкүмәте исеменнән рәхмәт белдерәм. Бүгенге җиңел булмаган сәяси шартларда без тагын да ныграк берләшергә тиеш. Спорт сәясәттән өстен, монда мөнәсәбәтләр чиста һәм гадел, көнчеллеккә урын юк, — диде яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта.
Бу көнне дүрт номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. “Башкортстсан Республикасының яшь сугышчысы”, “Башкортстан Республикасының сугыш төрләре мастеры”, “Башкортстан Республикасында сугыш төрләренең иң яхшы остазы”, “Аеруча зур өлеш керткән өчен” номинацияләрендә бүләкләнүчеләр зал түренә чакырылды.
Тантана ахырында Русия төбәкләре һәм чит илләр, шулай ук Башкортстан сугышчылары катнашлыгында “Комбат Ринг XII” һөнәри шоу күрсәтелде.