+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
13 гыйнвар 2015, 22:36

Николай Красников – алтынчы тапкыр Русия чемпионы!

Башкортстанда Габдрахман Кадыйров традициясен дәвам итүче спортчылар тәрбияләнә.Уфаның “Строитель” стадионында бозда мотоциклда узышу буенча Русиянең 55нче шәхси чемпионаты үтте. Илнең иң көчле спидвейчылары җыелган ярышта Башкортстан данын сигез тапкыр дөнья чемпионы Николай Красников яклады. Кыю йөрәклеләр спортында танылган спортчылар, якташларыбыз Сергей Карачинцев, Дмитрий Буланкин, Дмитрий Колтаков та көчен сынады. Көн шактый салкын, буранлы булса да, стадионга өч меңнән артык кеше җыелды. Мөгаен, бәйгене телевизордан, Интернет челтәреннән караучылар тагын да күбрәк булгандыр. Узыш, гадәттәгечә, киеренке көрәштә үтте.

Читайте нас: