Бассейнны илешлеләр генә түгел, якын-тирә районнарда яшәүчеләр дә үз итә. Ял көннәрендә бирегә күршедәге Кушнаренко, Чакмагыш, Бакалы, Дүртөйле районнарыннан ук киләләр. Алар арасында гаиләләре белән килүчеләр дә шактый.
Илешлеләр арасында да гаилә белән бассейнга йөрүчеләр бар. Югары Яркәйдән Хөснияровлар, Галимовлар, Хаҗиевлар шундыйлардан. Иң сокландырганы шул, бассейнга өлкән яшьтәгеләр, аеруча мәгариф ветераннары теләп йөри.
— Йөзүнең организм өчен файдасы бәяләп бетергесез зур. Ул иммунитетны да ныгыта, умыртка баганасындагы һәм аркадагы авыртуларны басарга да ярдәм итә, буыннар сызлавын да бетерә, кан басымын да җайлый, иң мөһиме — суда йөзгәндә тән дә, җан да рәхәтләнеп ял итә, — ди бассейнга иң актив йөрүчеләрнең берсе Галимә Галиева.