+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
15 гыйнвар 2015, 21:55

Каникулларда – кызыл-сары туп белән!

Баскетбол гади, шул ук вакытта мавыктыргыч уен. Кызыл-сары тупны кәрзингә кертергә кирәк. Соңгы елларда республиканың мәктәп баскетбол лигасы киң үсеш алуы да спортның шушы үзенчәлегенә бәйледер. Быел бәйгедә 1177 мәктәп катнаша. Ярыш өч яшь төркемендә оештырыла. 9-11 сыйныф укучылары “КЭС-БАСКЕТ” лигасында көчен сыный. Әлеге вакытта Башкортстанның район һәм шәһәрләрендә лиганың зона ярышлары үтә.

Стәрлетамакта 2нче зона шәһәр мәктәпләре көчен сынашты. Егетләр арасында финал уеннарга 18нче мәктәп (Стәрлетамак), 2нче гимназия (Салават) һәм 12нче лицей (Ишембай) командалары чыкты. Кызлар командалары арасында уңыш 4нче гимназия (Стәрлетамак), 8нче лицей (Салават) һәм 3нче мәктәп (Күмертау) командаларына елмайды.
Аскар авылында Зилаер, Әбҗәлил, Зианчура, Бөрҗән, Баймак, Хәйбулла һәм Белорет районы командалары көч сынашты. Егетләр арасында финал уеннарга Зианчура, Әбҗәлил һәм Хәйбулла районнары командалары финалга юллама яулады. Кызлар арасында призлы урыннарны Зианчура, Әбҗәлил һәм Зилаер районнары командалары алды.
Зона ярышлары җиңүчеләре финал уеннарга әзерләнә. Анда да сынат­маучыларны ил күләмендәге ярышлар көтә.
Читайте нас: