+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
17 гыйнвар 2015, 21:39

Без барысын да җиңәчәкбез

15 гыйнварда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Бишбүләк районында эш сәфәрендә булды. Ул анда җи­теш­терү һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен, шулай ук, берничә социаль һәм инфраструктур объект белән танышты.Районда полиция бүлегенең яңа бинасын ачу тантанасы үтте. Рөстәм Хәмитов тәртип сакчыларын шушы уңайдан котлады һәм эшләрендә уңышлар теләде

— Беренчедән, полиция хезмәткәрләрен яхшы бүләк алулары — яңа бинага күчүләре белән котлыйсым килә. Анда эшләве уңайлы булачак. Икенчедән, Бишбүләк халкы үзләрен ышанычлы тойсын өчен эшне яхшыртуны дәвам итәргә, кешеләр мәнфәгате, аларның хәвеф­сезлеге өчен эшләргә кирәк. Республика Башкортстан буенча Эчке эшләр министр­лыгына ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк. Башка муниципалитетларда да мондый төрдәге объектларны төзүне күзал­лыйбыз. Бу эшне үстерүне дәвам итәчәкбез. Чынында исә, бу — безнең бурыч, чөнки эчке эшләр органнары һәм республика власте кешеләр хәвефсезлеге өчен берлектә эшләргә тиеш. Һәм моны эш белән исбатларга кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: