+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
5 февраль 2015, 21:36

“Хыялларның нәкъ Уфада гамәлгә ашачагын күз алдыма да китермәдем”

“Уфимец” баскетбол клубы капитаны, үзәк һөҗүмчесе Андрей Трушкин белән әңгәмә.– Башка төбәкләрдә чыгыш ясаганда Уфада кайчан да булса һөнәри баскетбол клубы оештырылуы һәм Сез аның данын яклаячагыгыз турында уйлана идегезме?

– Бу хакта һәрвакыт уйландым һәм мондый көнне түземсезләнеп көттем. Шул ук вакытта, хыялларның нәкъ Уфада нәкъ гамәлгә ашачагын күз алдыма да китермәдем. Гомумән, Башкортстанның баскетбол тради­цияләре бик бай. Моңа карамастан, команда оештыру мәсьәләсе кичектерелеп килде. Ниһаять, максатыбызга ирештек. Бүген “Уфимец” беренче лигада чыгыш ясый. Бердәм команданы тәҗрибәле тренер җитәкли. Күнекмәләр оештыру өчен бөтен шартлар да тудырылган. Киләчәктә яңадан-яңа казанышларга ирешергә, югары лигага чыгарга исәп тотабыз.
– “Уфимец” баскетбол клубыннан тәкъдим белән чыккач, нинди җавап кайтардыгыз?
– Берсүзсез ризалаштым. Туган шәһәремдә, уфалылар каршында, үзебезнең тренерлар кулы астында уйныйсы килде. Шуңа күрә карар кабул итүне озакка сузмадым.
– “Уфимец” беренче лигада уңышлы старт алды. Беренче уенда лига чемпионы “BRG basket” (Березовский) командасын отты. Берникадәр вакыттан соң үз мәйданында якташлары – Башкортстан дәүләт аграр университеты командасыннан җиңелде. Исәп аермасы бер генә туп иде. Мондый үкенечле отылу уенчыларга ничек тәэсир итте? Шушы рәвешле отылганыгыз бар идеме?
– Баскетболда, башка спорт төрләрендәге сыман, уңыш көчле командага елмая. Сез телгә алган уенда мәйданчыкта бертигез көчле ике команда очрашты. Исәп аермасы бер очко белән отылу күңелне кыра. Соңгы минутларда яшь уенчыбыз кагыйдә бозды. Моның өчен аны гаепләү дөрес түгел. Отылганбыз икән, хаталар өстендә эшләргә, күнекмәләрдә зур көч салырга, көндәшләребезнең уенын энә күзеннән үткәрергә бурычлыбыз. Бер уңышсыз уенда гына бәйге тәмамланмый. Алга карап, яңа казанышларга омтылып яшәргә кирәк.
– “Уфимец” – яшь команда. Сезнең күз алдыгызда яшь уенчылар беренче тапкыр “дары исни”. Алар остарамы?
– Күпчелек егетләргә тәҗрибә җитми. Һәркем төрле дәрәҗәдәге ярышларда көчен сынаган. Беркем дә әлегә кадәр беренче лигага тиңләшердәй ярышларда чыгыш ясамаган. Беренче лигада күбрәк көч түгәргә, дәрәҗәлерәк көндәшләр белән көч сынашырга туры килә. Шул ук вакытта яшьләр сәләтле. Команда уеннан-уенга остара, шомара. Бәлки, бер-беребезне тагын да яхшырак аңлау өчен күнекмәләрне арттырыргадыр? Гомумән, яшь булсак та, нәтиҗәләрдән канәгатьбез. Турнир таблицасында югары урындабыз. Ике уенда отылдык. Исәп аермасы – нибары ике-өч туп кына. Отылган уеннарда безгә осталык кына җитмәде. Киров өлкәсе командасы белән очрашуны искә төшерик. Без матч тәмамланырга биш минут калганда унбиш очкога алда бара идек. Өстенлегебезне саклап кала алмадык һәм отылдык. Безгә осталык җитмәде. Баскетбол – командалы уен. Мәйданчыкка биш уенчы чыга. Мөгаен, бер-беребезне аңлый алмаганбыздыр. Төшенкелеккә бирелеп, мондый уеннарны искә төшереп утырырга ярамый. Барысы да алда.
– Башкортстаннан чыккан нинди баскетболчылар белән аралашып яшисез? Кайсысы “Уфимец”ка көч һәм дәрт өсти алыр иде?
– Мин аралашкан яшьтәш­ләремнең күпчелеге бүген “Уфимец” данын яклый. Командабызның баш тренеры Руслан Боков тәрбияләгән берничә уенчы бүген башка клублар өчен чыгыш ясый. Һәммәсе контракт төзегән. Шуңа күрә берсен дә сезон уртасында командасыннан аерып алу мөмкин түгел. Сөйләшүләр алып барыла. Мөгаен, сезон ахырында кайбер якташларыбыз туган ягында чыгыш ясарга теләк белдерер. “Уфимец”ка нәтиҗәле уены белән ярдәм итүчеләр дә табылыр. Югары лигага чыксак, тәҗрибәле егетләр ярдәме комачауламаячак.
– Сез – команда лидеры. Шул ук вакытта, “Уфимец”ның һәм лиганың иң оста уенчыларының берсе. Бу хакта көндәшләр дә яхшы белә. Командалар стратегиясендә Андрей Трушкинга каршы торуга зур игътибар бүленә. Мондый очракларда нишлисез?
– Байтак бәйгеләрдә, лигаларда чыгыш ясадым. Бай тәҗрибәм матч саен командага күп очко китерергә мөмкинлек бирә. Мәйданчыкта мине бер уенчы гына тоткарлый алмый икән, көндәшләребезнең тренеры миңа каршы торырга икенче, өченче уенчыны чыгара. Нинди генә бай тәҗрибәле булсаң да, өч сакчыга каршы торып булмый. Мондый очракта буш уенчыларга төгәл пас бирәм. Иң мөһиме – безнең һөҗүм катлаулы хәлдә дә нәтиҗәле тәмамланырга тиеш.
– Русиянең бик күп төбөкләрендәге командалар данын яклагансыз. Күп кенә чит илләрдә дә булгансыз. Уфа спорт сөючеләреннән чит төбәкләр, чит илләр спорт сөючеләре кайсы ягы белән аерыла?
– Свердловск өлкәсе Березовский шәһәрендә урындагы команданы дәртләндерүчеләр берәм-сәрәм генә килгән иде. Бәйге спорт комплексында оештырыла. Анда бер үк вакытта мини-футбол, баскетбол, волейбол, пионербол һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар оештыралар. Мөгаен, урындагы спорт сөючеләр һәммәсе белән дә кызыксынганга, заллар тулы булмыйдыр. Ә менә Уфада безне дәртләндерергә бик күп кеше килә. Залда алма төшәрлек тә урын булмый. Трибуналарны киңәйтеп, күбрәк халыкны дәшәсе килә. Чит илләргә килгәндә, Греция белән Сербия спорт сөючеләре – үтә хисле кешеләр. Алар матч дәвамында театр, шоу күрсәтә. Уйлап карагыз, җиде мең кеше бер үк җырны башкара. Билгә кадәре чишенгән егетләрнең тәннәренә рәсемнәр, язулар төшерелгән. Тирә-якка төтен, бу таралган... Бу кадәре булдыру өчен труппа җыеп, бик озак репетицияләр үткәрергә кирәк.
– “Уфимец” бүгенге көндә тоташ үзебездә тәрбияләнгән спортчылардан тупланган. Мондый команда составының яртысын легионерлар тәшкил иткән командалардан кайсы ягы белән аерыла?
– Беренче сезонда үзебезнең егетләргә генә таянабыз. Буй озынлыгы, осталык җитмәү дә игътибарга алынмый. Көндәшләребездә бу юнә­лештә хәлләр ничек? Беренче лигада күпчелек командалар үзлә­ренең тәрбияләнүчеләренә өстенлек бирә. Кайберәүләр уенчыларны читтән җәлеп итә. Шартлары безгә мәгълүм түгел. Мөгаен, акчагадыр. “Уфимец” тиз арада оештырылды. Дәрәҗәле баскетболчыларыбыз чит төбәкләргә таралып өлгергән иде. Яңалары үсеп кенә килә. Безгә дә берничә чит ил, чит төбәк уенчысы җәлеп итәргә туры киләчәк.
– Матчларда уңыш китерүче талисманыгыз бармы? Юрауларга ышанасызмы?
– Талисманым да юк, юрауларга да игътибар итмим. Нинди генә командага каршы уйнасаң да, матчның беренче секундыннан соңгысына кадәр тырышып уйнарга кирәк. Дүрт чиректә дә сынатмау таләп ителә. Сүлпәнлек юньлегә илтми. Мисаллар байтак. Төрле сәбәпләр аркасында бәйгегә биш кешедән торган команда килеп, унике кешелек көндәшен откан очрак та булды. Сирена яңгырагач, откач кына җиңел суларга мөмкин.
– Сез баскетбол белән шөгыльләнә башлаганда мәктәп лигасы да, “Уфимец” та булмаган. Моңа карамастан, хыялыгызны гамәлгә ашыра алгансыз. Яшьләргә нинди киңәш­ләрегез бар?
– Дөрес әйтәсез. Мин баскетбол белән шөгыльләнә башлаганда “КЭС-БАСКЕТ” та, мәктәп лигасы да юк иде. Бүген бөтенләй башка күренеш. Мәктәп укучылары да, студентлар да төрле бәйгеләрдә көчен сыный ала. Хәтта башлангыч сыйныф укучылары да игътибардан читтә калмый. Яшьләр тренер киңәшләрен сеңдереп, акрын гына дәрәҗәлерәк лигага күчә ала. Безнең чорда хәл башкача иде. Әйтик, миңа спорт мәктәбен тәмамлагач та баскетбол клубында чыгыш ясый башларга туры килде. Күпмедер дәрәҗәдә уңыш елмайгандыр. Максатыма ирешергә үземнең тырышлык та ярдәм иткәндер. Мондый кискен үзгәрешкә яраклаша алмаучылр да булды. Шуңа күрә, бүген баскетбол дөрес юлдан бара, дияргә нигез бар.
– Спорт сөючеләргә нинди теләкләрегез бар?
– Хөрмәтле баскетбол, спорт сөючеләр! Безне дәртләндерергә килегез. Һәммәгезне күрергә шатбыз. Тулы залда чыгыш ясавы да күңеллерәк!
– Әңгәмә өчен рәхмәт! Сезгә киләсе уеннарда да уңышлар юлдаш булсын!
Читайте нас: