+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
5 февраль 2015, 21:37

Мондагы укучылар студентларны да ота!

Шамонино мәктәбендә кызыл-сары тупка сөю башлангыч сыйныфларда ук тәрбияләнә.Күптән түгел генә эшли башлавына карамастан, яшь тренер Дилара Кудинова зур казанышларга ирешеп өлгергән. 2013-14 уку елында Уфа районы Шамонино мәктәбенең егетләр җыелма командасы “КЭС-БАСКЕТ” лигасында – беренче, кызлар икенче урын яулаган. Чемпионнарга алмаш әзерләнәме? Дилара Галим кызыннан шул хакта да кызыксындык.

– Баскетбол түгәрәгендә 4-7нче сыйныфларда белем алучы 53 бала шөгыльләнә, – диде әңгәмәдәшебез. – Күнекмәләр атнага ике тапкыр оештырыла. Баштагы мәлдә туп белән оста эш итәргә өйрәнәбез. Шуннан соң уен серләренә төшенәбез. Кайбер алымнарны өйрәнгәндә Интернет челтә­рендәге чыганакларны файдаланабыз. Спорт залы иркен, туплар җитәрлек. Яшь чемпионнарны тәрбияләү өчен бөтен шартлар да бар. Укучылар да сәләтле. Шамониноның баскетбол командасы янә чемпион булачагына өмет зур.
Әйткәндәй, биредәге спортчылар иптәшләрчә матчларда катнаша, төрле ярышларда көчен сыный. Башкортстан дәүләт университетында үткән География көннәре кысасында оештырылган баскетбол турнирында көчен сынаганнар. Шамонино мәктәбенең егетләр җыелма командасы өченче, дүртенче, бишенче курс студентлары командаларын җиңгән. Казанышлар дәртлән­дерүдән тыш, тәҗрибәне арттыра.
Дилара Галим кызының укучылары янә Уфа районы чемпионы була алырмы? Монысын вакыт күрсәтер.
Читайте нас: