+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
10 февраль 2015, 22:15

Кышкы спорт төрләре көне нәтиҗәле үтте

Үткән ялларда Башкортстан халкы үзен спортта сыный алды. “Русиянең чаңгы юлы-2015” Бөтенрусия акциясе һәм Кышкы спорт төрләре көненә яшьләр дә, өлкәннәр дә битараф калмады.

“Уфа-Арена” боз сараена килүчеләр фигуралы шуучыларның чыгышларын карады. “Юлаевчы” спорт комплексында Уфаның шорт-трек буенча ачык беренчелеге оештырылды. Бәйгедә йөзгә якын кеше катнашты. Шушында үк үткән керлинг ярышында алты команда көч сынашты. Олимпик-паркка тау чаңгысы сөючеләр җыелды. Биредә Уфаның сноуборд буенча беренчелеге үтте. “Павловский парк” (Нуриман районы) ял базасындагы тау чаңгысы бәйгесе дә спорт сөючеләр күңеленә хуш килде.
Шул ук вакытта республиканың район һәм шәһәрләрендә “Русиянең чаңгы юлы-2015” Бөтенрусия акциясе оештырылды. Төп чара Уфада, “Биатлон” спорт-савыктыру комплексында оештырылды. Башкалабыз халкы “Солнечный” шәһәр пляжында, Н. Гастелло исемендәге, “Водник” стадионнарында, “Кашкадан” мәдәният һәм ял паркында чаңгы узышында көчен сынады. Чара республиканың башка төбәкләрендә дә югары дәрәҗәдә үтте.
Башкортстан – кышкы спорт төрләре югары дәрәҗәдә үсешкән ил төбәкләренең берсе. Безнең спортчыларыбыз Сочи Олимпиадасында да сынатмады. Шул ук вакытта, халкыбыз да кышкы спорт төрләрен үз итә. Үткән яллардагы бәйгеләр бу фикерне янә ныгытты.
Читайте нас: