+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
18 февраль 2015, 22:32

Монда чемпионнар тәрбияләнә

Чаңгы узышы, полиатлон буенча СССРның спорт мастеры Владимир Романов өч ел элек Иглин авылының 2нче мәктәбендә түгәрәк оештырган. Быел аның тәрбияләнүчеләре югары нәтиҗәләр белән куандыра.

18 яше тулмаган катнашучылар арасында Яна Ким – беренче, Саша Сухова, Арминак Пагасян, Дима Чубукин икенче урын яулаганнар. Алар һәммәсе нибары җиденче сыйныфта белем ала. Аңлашыла, үсмерләр киләчәктә тагын да югарырак нәтиҗәләргә ире­шәчәк. Кем белсен, бәлки, Иглин районыннан Русия, Олимпия чемпионнары чыгар? Тренер авырганлыктан, үзе белән күрешә алмадык. Аның каравы, чаңгы спортын үз иткән үсмерләрнең сыйныф җитәкчесен очраттык.
– Чаңгы узышы белән шөгыльләнә башлагач, сыйныфым һәр башлангычка җитди, җаваплы карый, – диде Маргарита Сидорова. – Спорт аларны берләштерде. Әйтик, хәзер ярышларга сыйныф белән йөрибез. Чаңгы шумаучылар да сыйныфташларын дәртләндерә. Яшь спортчылар укуда да сынатмый. Яна белән Арминак – уку алдынгылары. Калганнар да “дүртле”,“бишле” билге­ләренә генә өлгәшә. Владимир Романовның мөкатдәс эшен киләчәктә дә дәвам итүен телибез.
Иглин районында ирекле көрәш буенча да Русия чемпионнары тәрбияләнә. Спортка җитди игътибар бүленү үз нәтиҗәләрен бирә.
Читайте нас: